Уфа - Төмән рейсын башкаручы самолет һәлакәткә тарый язган.
Урал транспорттагы җинаятьләрне тикшерү идарәсе пассажир самолеты ягына ут сигналы ракетасы җибәрү факты буенча тикшерү башлады.
«Ютэйр» авиакомпаниясенең һава судносы 30 гыйнварда Уфа - Төмән рейсын башкарган. Бу хәл "Рощино" аэропорты янында булган.
Телеграм-каналлар мәгълүматлары буенча, ут заряды самолет очучысының күзләрен чагылдыра алган. Шулай була калса, ни буласын күз алдына китерү дә куркыныч...
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 58 пассажирның һәм экипажның дүрт әгъзасының берсе дә зыян күрмәгән.
Фото: башинформ