+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 февраль 2021, 20:40

Нәфсесен тыялмагач... 143 меңеннән колак каккан

Татарстанга барган якташыбыз секс-хезмәтләрдән файдалану өчен 140 мең сумнан артык акчасын чыгарып салган. Ләкин файдалана алмаган....

Татарстанга барган якташыбыз секс-хезмәтләрдән файдалану өчен 140 мең сумнан артык акчасын чыгарып салган. Ләкин файдалана алмаган....
Барысыннан да колак каккач, ир мошенниклар капканына эләккәнен аңлый. Күрше республиканың Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә, 1 февральдә зыян күрүче Уфадан Казанга барган. Кичке алтыда ул Чаллы кибетенең парковкасына туктала. Озын юлдан соң ял итәргә теләп, ир секс-хезмәтләрдән файдаланырга булган. Интернетта аңа «Катя» исемле кыз анкетасы ошаган. Ул шалтырата, тегесе очрашырга ризалаша.
Клиент күрсәтелгән адрес буенча килгәч, янә фахишәгә шалтырата. Ул ирдән алдан түләү сыйфатында ике мең сум акча кертүен сораган. Ир шикләнә һәм "алдамассыңмы", дип сорый. Шуннан соң кыз ирне үзенең Кирилл исемле менеджеры белән сөйләштерә. Анысы зыян күрүчене алдан түләп куярга күндерә. Шуннан соң Кирилл тагын 8400 сум таләп итә. Ир бу сумманы да күчерә.
Әмма «Катя» менеджерына бу да аз була. Ул клиентка тагын акча җибәрергә кирәклеген әйтә. Ахыр чиктә ирнең "наличка"сы беткән.
Тик бу тарих моның белән дә тәмамланмаган. Уфа егете бик тәвәккәл була һәм, караклык билгеләрен ачыклауга карамастан, ничек кенә булса да теге кызның хезмәтеннән файдаланырга ниятли. Моның өчен ул Казанга барып җитә, анда кредитка акча ала (үз автомобилен залогка бирә) һәм акчаны таныш булмаган кешегә күчерә...
Кыскасы, ир җинаятьчегә барлыгы 143 мең сум тирәсе акча биргән. Шуннан соң гына ул мошенниклык корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Караклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәзер хокук хезмәткәрләре кызны һәм аның менеджерын эзли.
Фото: milalink.ru
Читайте нас: