+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 февраль 2021, 21:20

Әнисез калган балалар ни хәлдә?

Ярты ел элек республиканы коточкыч фаҗига тетрәндерде.

Ярты ел элек республиканы коточкыч фаҗига тетрәндерде.
Хатыны белән талашканнан соң, ир кечкенә кызларының күз алдында аны пычак кадап үтерә.
Хәзерге вакытта 31 яшьлек Александр А.га карата «аеруча кансызлык белән кылынган үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, ә узган елның декабрендә суд-психиатрия экспертизасы узу өчен стационарга җибәрелгән.
Әлбәттә, бу хәлләрдә иң авыры Оксана һәм Александрның ике кечкенә кызына. Ул көнне ир белән хатын балалары белән Чиләбе өлкәсенә Саткага стоматологиягә юнәлә һәм нәкъ менә аларның күз алдында җинаять кылына.
Оксананың туганнары сөйләвенчә, сабыйлар акрынлап рәтләнеп килә.
- Балалар үзләрен яхшы хис итә, бакчага йөри, әби-бабайлары белән яши. Әниләрен, әлбәттә, искә алалар, аны яраталар, сагыналар, көтәләр. Ике кыз да кайчагында бу авыр көнне искә ала, әмма әле вакыт аз узды, - дип авыр сулый мәрхүмә ханымның апасы.
Александрга карата җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Фото: кп.ру
Читайте нас: