Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 февраль 2021, 15:00

Югалганына дүрт көн!

«Отклик» эзләү-коткару отряды волонтерлары чаң суга.

«Отклик» эзләү-коткару отряды волонтерлары чаң суга.

Дүртенче тәүлек рәттән Башкортстанда 16 яшьлек Арина Шведованы эзлиләр.

Билгеле булганча, кыз 31 гыйнварда ук Салаватта өеннән чыгып киткән. Шул вакыттан бирле үсмер туганнары белән элемтәгә чыкмый, ә аның урыны билгесез. Арина кая китә ала - беркем дә белми.

Аринаның билгеләре: буе 160 см. Уртача гәүдәле, озын чәчле, кара күзле. Югалган көнне кызның нәрсә кигәне билгеле түгел.

Арина турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучылардан 8 987 106 06 01 яки 02 номерлары буенча хәбәр итүне сорыйлар.

Фото: Башньюс
Читайте нас в