Кызганычка каршы, ана һәлак булган. Ә балалары?
4 февраль иртәсендә Бакалы районында фаҗига булган: Бәләбәй - Николаевка - Туймазы - Бакалы автомобиль юлының 132нче чакрымында 3 җиңел автомобиль бәрелешкән.
Республика ЮХХДИнең башлангыч мәгълүматлары буенча, «Хендай Солярис» шоферы дистанцияне бозган һәм «Лада Гранта»га бәрелгән. Шуннан соң автомобиль каршы як полосага килеп чыга, анда «Дэу Матиз»га чәкәлә. Аның руле артында 25 яшьлек ике бала анасы утырган. Хатын шунда ук җан биргән. Алты һәм өч яшьлек балалар якындагы дәваханәгә китерелгән.
"Балаларның хәле тотрыклы дип бәяләнә. Яшәячәкләр!", - дип хәбәр итә аерым батальон төркеменең өлкән дежурные, полиция капитаны Илмир Габдрәхимов.
Фото: Башинформ