+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
4 февраль 2021, 23:05

"Кәримгә 10 яшь тула инде..."

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Әбдрәкыйпов Уфадагы Яшьләр сараена Вәсиләнең исемен бирергә хыяллана.

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Әбдрәкыйпов Уфадагы Яшьләр сараена Вәсиләнең исемен бирергә хыяллана.

"Улым Кәримгә 8 февральдә 10 яшь тула. Ул хоккей, футбол, йөзү белән шөгыльләнә, фильмнар карарга ярата. Күптән түгел аңа «Титаник» фильмы бик ошады, хәтта туган көненә шундый тортка да заказ бирде.

Камилә авырый, ул - инвалид. 800 граммлы булып җитлекмичә туды, могҗиза белән исән калды, туганнан соң бер ай реанимациядә үткәрде. Аның оча сөягенә операция кирәк. Операция ясамасак, аннары көчле авырту булачак. Аның психоактив үсеше тоткарлана, кайсы җире авыртуын һәрвакытта да аңлатып бирә алмый.

Операцияне Курганда ясарга була, тик әлегә бу сәфәр пандемия белән бәйле рәвештә кичектерелгән. Узган елдан башлап без - ябык җәмгыять, беркем дә безгә килми, чөнки вирус. Балаларны карарга булышучы әти-әниләрем, бигрәк тә өлкәннәр стресс кичерде. Менә шулай, әлегә барысы да күңелсез…

Уфадагы Яшьләр сараена Вәсиләнең исемен бирергә дигән җитди хыял бар. Анда Башкортстанның һәм Татарстанның барлык эстрада артистлары чыгыш ясый, минемчә, бу - шәһәрнең төп концерт мәйданчыгы. Ул Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагында булган аграр университетка карый. "Вәсилә Фәттахова исемендәге Яшьләр сарае" дип атау үлеменә - 10, тууына 45 ел булганда яхшы истәлек-бүләк булыр иде..."

Бу сүзләрне Илгиз "Башинформ" хәбәрчесенә сөйләгән.

фото: башинформ


Читайте нас: