+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 февраль 2021, 13:35

"Әби өйдән куып чыгарды..."

Хатыныңның әнисе өендә торып, аның белән сүзгә килешсәң, шулай да була ул.

Хатыныңның әнисе өендә торып, аның белән сүзгә килешсәң, шулай да була ул.

Бу хәл турында Интернетта мәгълүмат чыкты. Кичә Мәскәүнең бер журналисты эшкә барганда акча сорап утырган ир-егетне күргән. Аның кулында "Әбием өйдән куып чыгарды" дигән язуы да булган.

"Кичә бер гаҗәп хәлгә очрадым. Йөзгә 35-40 яшьлек ир оялмыйча акча сорап утыра. Мин аның тормышы турында сорашырга булдым. Аның сүзләренә караганда, соңгы биш елда ул бер кайда да эшләмәгән, хатыны белән әбисе өендә яшәгән. Ни өчен эшкә урнашмаганын ул: "Тазалыгым юк", - дип аңлатты.

Ниһаять, бу хәлгә әнисенең түземлеге беткән һәм ул аңа эш табарга кушкан. Шуның аркасында аны өйдән куып чыгарганнар да. Хатыны да: "Эш тапмыйча, минем янга килмә", - дигән аңа.

Шунысы кызык, бу хәлдән соң да ир эш табарга уйламый. "Җәмгыятьтә яхшы күңелле кешеләр күп, ярдәр итәрләр. Ике сәгать эчендә 300 сум җыйдым инде. Мин бит әле чибәр дә, бәлки берәр хатын өенә дә алып кайтып китәр", - дип сөйләде ул миңа.

Бу сүзләрдән соң минем ир-егетләргә карата фикерем үзгәрә башлады. Җәмгыятьтә чын ир-атлар калмады мени соң ул?" - дип язган журналист инстаграм сәхифәсендә.

Фото: newsdelo.com
Читайте нас: