“Әни, әгәр дә безнең белән яшисең килми икән, якыннан гына сиңа фатир “снимать” итәрбез. Хәзер күпләр әти-әнисен шулай шәһәрдә, үзләре янында яшәтә. Һәркөн килеп йөрербез, кирәк-яракны да үзебе китетербез”, - дигәч, карчык акрын гына әйберләрен җыя башлады.
Их, белмәде шул карчык шәһәрдә ничек яшәячәген! Әйе, балалары сүзендә торды: кирәк-яракны китерделәр, еш кына әниләре янына килеп йөрделәр. Юыну өчен мунча ягасы, су китерәсе, кышын ишек алдын көрисе дә юк монда. Бары да әзер, әмма Саимәгә бу гына җитмәде. Җәен, бакча артында гына үскән җиләкләрне, якында гына шаулап утырган урманны, таң беленер-беленмәс үк чут-чут килеп сайраган кошчыкларны, кичен капка төбендә күршеләре белән сөйләшеп утырган чакларын сагынды ул. Авыл урымнарын, яшь чагын, мәрхүм ирен еш кына төшендә күрде. Менә шулар өлкән яшьтәге кеше өчен кием-салым, азык-төлектән дә кадерлерәк икән.
Тәүге вакытта карчык подъед төбенә чыгып утыра иде. Янәшә йортта яшәүче берничә әби белән дә танышты ул. Әмма гомер буе авылда яшәгән әбинең күңелен бу яшьтәшләре дә аңлый алмый иде кебек. Күңеленә урын табалмаган Саимә әби беркөнне урамга чыгып китте. Атлый торгач, әллә нинди таныш булмаган җиргә барып чыкты. Каршыга очраучылардан сорашып та карады, әмма кайтыр юлны таба алмады. Биек-биек таш йортлар бер-берсенә охшаш иде, алар арасыннан кирәкле йортны табу авыр булды әбигә. Берничә сәгатьтән соң гына кызы эзләп тапты аны. Әби читтә урнашкан йорт алдындгы эскәмиядә утыра иде.
Шушы вакыйгадан соң берничә көн үткәч, әби янә тирә-якта урнашкан урамнарны күреп кайтмакчы булды. Шәһәр тормышының ыгы-зыгысына хәйран калган карчык бу юлы да кайтыр юлын югалтты. Караңгы төшәр алдыннан гына тукталышта күреп калды аны оныгы.
- Әни, өйдән чыгып китмә, дип әйттем бит инде мин сиңа. Бу бит авыл түгел, монда тиз арада адашу мөмкин. Без бит һәркөн сине урамнан эзләп йөри алмыйбыз. Әле ярый, таптык. Шулай югалган кешеләр турында ишектәнең бардыр бит синең, - дип такмаклый башлады кызы әнисен күрү белән.
Саимә карчык үзе дә бик курыккан иде. Кызын күрүгә аны кочаклап ук алды, күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәде.
Шул көнне балалары әниләрен тыштан бикләп кайтып киттеләр.
Карчык ике көн тышка чыкмады. Кызы килгәч, аннан елый-елый башкача бикләмәүләрен үтенде. Кызы да әнисен бик кызганды, башкача еракка китмәсенә ышанды. Әммә берничә көннән әбине полиция хезмәткәрләре генә эзләп таба алды. Өшегән, арып йончыган әнисен күрүгә, кыз аны йөгереп барып кочаклап алды. Берничә көн әниләрен әзләде алар, әмма таба алмадылар. Инде башка әллә нинди уйлар керә башлаган мәлдә полиция хезмәткәрләре карчыкның табылуы турында хәбәр җиткергәч, үз колакларына ышанмады кызы. Иң кадерле кешесенең табылуына ышана алмады ул.
- Әби, сез мондамы? Ник эндәшмисез? - Айгөл ишеккә берничә тапкыр шакып карады, карчык эндәшмәде.
Әбинең сүзләреннән соң нәрсә эшләргә дә белмәде Айгөл. Чыннан да, полиция хезмәткәрләре чакыртыргамы? Кешене ирегеннән мәхрүм итү - җинаять бит ул. Әллә инде коткаручыларны чакыртып, ишек үзе бикләнде дияргәме? Хатын ишек алдында берничә минут шулай таптанды. Шул вакыт ишек артыннан янә карчыкның тавышы ишетелде.
- Кызым, син мондамы? Ач ишекне, балам, ач. Мин киендем инде. Син миңа авылыма илтүче юлны гына күрсәт тә, мин Зарифым белән шунда җәяүләп кайтып китәм...