-26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 февраль 2021, 13:40

Коронавируска ышанмаган галим шушы чирдән үлгән

Тагын кемнәр бу чирнең барлыгына ышанмый?

Тагын кемнәр бу чирнең барлыгына ышанмый?

Русиянең атказанган табибы, 1980-2012 елларда Мәскәүнең баш санитар табибы вазыйфасын башкарган Николай Филатов эпидемия һәм пандемия белән көрәшне оештыру турында барысын да белә иде кебек.


Тик коронавирус зәхмәте башланганнан бирле ул һәр интервьюда грипп һәм башка ОРВИны SARS-CoV-2 белән чагыштырганда күпкә үлемлерәк дип атый иде. Властьлар халыкның коронавирустан куркуыннан спекуляция ясый, дигән фикердә булды ул.


«Халыкның изоляциясе, битлек-перчатка режимы, ачык киңлекләрне дезинфекция белән эшкәртү — болар барысы да коронавирус таралуга каршы көрәштә нәтиҗәлелектән ерак булган чаралар, - диде ул «МК»га интервьюсында. - Берәүләре бөтен кешегә кирәкле саф һавадан мәхрүм итә, икенчеләре дезинфектантларга бирешүчән микроорганизмнар барлыкка килү өчен шартлар тудыра».


Битлек киюне 66 яшьлек Филатов инде авырган яки чиргә бирешүчеләр төркемендә булган һәм җәмәгать урыннарында хәрәкәтләнергә мәҗбүр кешеләр өчен генә кабул иткән.


Менә шушы кеше үзе коронавирустан вафат булган. Гыйнвар уртасында чирләгән, кичә үлгән. Авыр туфрагы җиңел булсын.


Фото: мк.ру



Читайте нас в