+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 февраль 2021, 16:30

Юл фаҗигасеннән соң үзенә кул салган

Казбек Битаров гаепле, дип шикләнелгән авариядә 4 кеше үлгән булган.

Казбек Битаров гаепле, дип шикләнелгән авариядә 4 кеше үлгән булган.

МК хәбәр иткәнчә, Төньяк Осетия башлыгы Вячеслав Битаровның Казбек исемле бертуганы үз-үзен үтергән.
Казбек Битаров үле килеш үзенең йортында табылган, дип хәбәр итә МК.
Республика башлыгының матбугат сәркатибе Фатыйма Сабанова губернаторның туганының үлен раслады. "Моны мин раслый алам, - дип белдерде ул. - Ә бу нәрсә булгандыр, белмим".

Декабрь уртасында BAZA каналs Казбек Битаровның дүрт кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип фаразлануы турында хәбәр итте. Битаровның джипы "Кавказ" трассасының 382нче чакрымында "ВАЗ-2107" белән бәрелешкән.
Казбек Битаров каршы яктан хәрәкәт итүче автомашина ягына чыккан. Җиңел машинадагы ике балалы гаилә һәлак була. Битаров үзе җитди зыян күрми.

Соңрак урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары аны тоткарлап тормаулары турында язган.

Фото:МК.
Читайте нас: