-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 февраль 2021, 13:35

Зөфәр белән Зәйнәп кайгы кичерә

"Гомерең шулай кыска булыр дип уйламаган идек..."

"Гомерең шулай кыска булыр дип уйламаган идек..."

Зөфәр Билаловның Илдус исемле бертуган абыйсы 58 яшендә вафат булган. Ул Түбән Камада яшәгән.

Кайгылы хәбәр белән җырчы үзе уртаклаша.

«Эх, Илдус абый. Гомерең шулай кыска булыр дип уйламаган идек! 58 яшеңдә... Биш бертуган арасында иң сабыры, иң түземе, иң тырышы син идең! Концертлар белән Тубән Камага килгәндә, нурлы йөзләреңне балкытып инде каршы алмассың, «энекәш, бездә генә кунарсыз», димәссең, чәчәк бәйләмнәрең күтәреп сәхнәгә чыкмассың...

2020 елның 3 мартында сезгә кагылып чыккан идем. «Энекәш, әйдә, истәлеккә фотога төшик әле. Күптән төшкән юк бит синең белән!» — дидең. Ә ул минем, синең белән соңгы фото булган икән. Шул тиклем тату булып устек, матур итеп аралашып яшәдек! Бәгырьнең яртысын кисеп алды бу үлемең. Урының оҗмах турләрендә булсын! Бәхил бул!» — дигән Зөфәр Билалов.

Фото: youtube.com
Читайте нас в