+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 февраль 2021, 13:00

Инвалид баласы белән эшкә йөри...

Чөнки ире өч баласы белән ташлап киткән.

Чөнки ире өч баласы белән ташлап киткән.
Стәрлетамактан 35 яшьлек Елена өч баласы белән, берсе инвалид, ялгыз калган.
Волонтер Регина Биргулиева сөйләвенчә, баланың инвалид булуын белгәч, Еленаны ире ташлап киткән, аны балалар йортына бирергә тәкъдим иткән. Тик Елена бу адымнан баш тарткан һәм улын янында калдырган.
- Аның белән утырырга кеше юк, ул баланы үзе белән эшкә ала. Тәүлек буе эшли, һәм бу вакытта ул һәрвакыт аның белән, - ди волонтер.
Ике яшьлек Богданга башта ук дөрес диагноз куймаганнар һәм ялгыш дәвалау билгеләгәннәр, шуның аркасында хәзер аның сәламәтлеге белән проблемалары зур.
- Без аңа ярдәм итәрлек клиниканы таптык. Анализлар алачаклар, МРТ үткәрәчәкләр. Тик боларның барысы да без акча җыйганнан соң гына мөмкин, - дип сөйли Регина. Хәзер 100 мең сум акча җыярга кирәк.
Әллә ни күп тә түгел, җәмәгать! Әйдәгез гаиләгә һәм авыру балага ярдәм итик! Мир төкерсә, күл була, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Битараф булмыйк!
Ярдәмгә акча күчерү өчен карта номеры: 4817760120619568.
Фото: кп.ру
Читайте нас: