+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 февраль 2021, 13:05

Өй түбәсен көрәгән булган...

Уфада 37 яшьлек ир-егетне кар күмгән.

Уфада 37 яшьлек ир-егетне кар күмгән.
Ир 8 Март бистәсендәге Аграр урамда урнашкан беркатлы шәхси йортның түбәсен кардан чистарту белән шөгыльләнгән булган.
Күпмедер вакыттан соң ир өстенә түбәдән күп булып кар ишелеп төшкән, ул аны тулысынча күмгән. Моны күргән шаһитлар коткаручыларны чакырткан.
Кызганычка каршы, ирнең җансыз гәүдәсен генә тартып чыгарганнар...
Түбәдән кар көрәгәндә аеруча сак булыгыз. Җепшек кар өстеңә төшеп тыгызланса, кымшану түгел, тын да ала алмыйсың.
Фотр: кп.ру
Читайте нас: