-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 февраль 2021, 13:15

Биш кешенең гомере өзелде

Свердловск өлкәсендәге авариядә биш кешенең гомерен өзелгән, шуларның дүртесе - якташларыбыз.

Свердловск өлкәсендәге авариядә биш кешенең гомерен өзелгән, шуларның дүртесе - якташларыбыз.
Тагын өч кеше дәваханәгә урнаштырылган. Авария урынында кичә җиде юл-патруль хезмәте экипажы эшләгән.
«Авария тау төшкән урында теркәлде. Бу гадәттән тыш хәл булган районда да, бөтен өлкәдәге кебек, яңгыр яуды, ә кичкә трассаны туңдырды. Шуңа күрә бәрелешүнең сәбәбе яңгыр һәм юеш кар кебек һава шартлары булырга мөмкин. "Skoda" Михайловск шәһәренә таба хәрәкәт итә, тауга күтәрелә. Ә "десятка", киресенчә, аска таба, Башкортстаннан Екатеринбургка таба юнәлгән, — дип хәбәр итә Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.
Билгеле булганча, Башкортстанда теркәлгән «ВАЗ-2110» салонында өч ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган.
Шулай ук урындагы «Шкода» шоферы да вафат.
Бу көннәрдә һава шартлары шактый көйсез. Карлы яңгыр явуы нәтиҗәсендә юлларда бозлавык. Мондый көннәрдә водительләргә ерак юлга чыкмау хәерле.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: