+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 февраль 2021, 15:50

Симергән эттән хуҗалары баш тарткан

Этнең авырлыгы 88 килограммга җиткән.

Этнең авырлыгы 88 килограммга җиткән.
Хаммер кушаматлы лабрадорның авырлыгына тәҗрибәле ветеринарлар да гаҗәпләнгән. Уфада яшәүче хуҗалар хайванны дару биреп үтерергә тели, әмма этне Чиләбе зоояклаучылары килеп алган.
Аны машинага төяү өчен ике өлкән кеше кирәк була. Беренче чиратта, Хаммерны су кертеп, тырнакларын кисәләр. Анализлар алты яшьлек этнең сәламәт булуын күрсәткән. Дөрес, артык авырлык аркасында йөрәге белән проблемалар башланган.
Эт фитнесы лабрадорга әлегә тыелган - катгый диета һәм актив йөрүләр.
Алга китеш күзгә күренеп тора. Берничә көн элек Хаммер хәтта кымшана да алмаса, бүген инде сөенә-сөенә аркасында ауный.
Фото: башинформ
Читайте нас: