+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 февраль 2021, 16:25

Поликлиника лифтында үлгән

Уфа поликлиникаларының берсендә җансыз ир гәүдәсе табыла.

Уфа поликлиникаларының берсендә җансыз ир гәүдәсе табыла.

Мәетне бирегә килүчеләр лифтта таба, алар коронавирустан планлы вакциналауга килгән була.

Ир үз үлеме белән үлгән. Мәрхүмнең сәламәтлеге белән җитди проблемалары булган, алар үлемгә китергән. Аңа 89 яшь була.

Бу хәл башкаланың Орджоникидзе районында теркәлгән. Хәзерге вакытта барлык хәл-шартлар ачыклана.

Ачыклануынча, өлкән яшьтәге ир хатыны белән бергә МРТ үтәргә килгән булалар. Лифтта аның хәле начарая. Пенсионерның хатыны кирәкле барлык реанимация гамәлләрен башкарган табибларны чакырта, әмма ир вафат була. Үлемнең төгәл сәбәбе соңрак билгеләнәчәк.

Фото: башньюс


Читайте нас: