-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 февраль 2021, 12:55

Язмыш юллары сикәлтәле

Сынауларны лаеклы үтеп, алга бара алу — үзе зур бәхет.

Сынауларны лаеклы үтеп, алга бара алу — үзе зур бәхет
Төнлә бик озак яңгыр яуды. Юллар да тайгакланды. Ринат иртән машинасын кабызды да, фермалардан сөт җыярга чыгып китте. Әле иртәнге сәгать җиде дә тулмаган иде. Ике фермадан сөтләрне алды, Айдагол фермасы җәйләве генә калды. Ул Җәйхуҗа елгасының үзәнендә урнашкан. Текә ярдан төшеп, астына торба салынган күперне чыгарга кирәк. Уйга бирелеп текә ярдан төшүгә машина кинәт тая башлады. Рульгә һәм тормозларга да бирешмәде тайгак. Авыр машина кырынаеп күпер астына очты...
...Ринат 1940 елның февраль башында дөньяга аваз салды. Әтисе Солтан, әнисе Фәрбидә — гади колхозчылар. Тәүге балалары тууны түземсезлек белән көтеп алдылар. Әтисе белән әнисенең шатлыгы әйтеп ышанмаслык булды. Тик бу озакка бармады, илдә каһәрле Бөек Ватан сугышы башланды.
Сугышның беренче көннәреннән үк диярлек Солтанны сугышка алдылар. Каты алышларда катнашты ул. Кайчак гаиләсенә хат язып, исәнлеген бел­гертергә дә вакыт таба алмады. Ә өйдә Фәрбидәсе көтте. Көнне төнгә ялгап колхозда эшләде. Ринатны башлыча күрше карчыклары карап кала иде.
Еллар шулай үтә торды. Сугыш тәмамланды. Тик Солтаннан гына хәбәр юк иде. Инде өметен өзә дигәндә Фәрбидәгә 1947 елда бәхет елмайды. Көтмәгәндә, җәйнең матур бер иртәсендә Солтан исән-имин кайтып төште. Тик исәнлеге генә чамалы иде: бер кулы гарип, контузия галәмәтләре һаман да үзен сиздерә иде, гәрчә госпитальдә бик озак дәваланса да... Ничек итсә итте, Фәрбидә ирен тәрбияләп аякка бастырды. Ике-өч ай үтүгә Солтан да колхозга эшкә чыкты. Баштарак җиңелрәк эшләрдә катнашты, соңрак төзелеш бригадасына алдылар. Агач эшен белә иде ул. Бер кулы юньләп эшкә ярамаса да, бирешмәде Солтан. Ә 1948 елда, гаиләне тулыландырып, улы Рифкать дөньяга килде. Авыр еллар артта калды. Колхоз да азрак тернәкләнә башлады.
Ринат VII сыйныфтан соң, Бәлә­бәйдәге механизаторлар курсын тәмамлады. Колхозда аңа С-80 тракторын ышанып тапшырдылар. Трактор бик көчле. Ринат көн-төн кырда җир сөрде, ашлык урды, чәчте, кышларын ындырда көлтә суктырды.
Еллар шулай үтә торды. Инде Ринатка да үз гаиләсен корырга вакыт җитте. Ерактан эзләмәде Ринат кә­ләшен. Үзеннән ике өй аша гына яшәгән, яшьтән бергә үскән Раяны килен итеп төшерде.
Берничә ел әтисе йортында яшә­деләр. Бер-бер артлы ике кызлары дөньяга килде. Әти-әни йорты да кысык була башлады. Һәм Ринат үзенә зур булмаган өй салып, яңа урамга башка чыкты. Үз гаиләсе белән тормыш йөген тарта башладылар. Ринат тракторны ташлап, йөк машинасына утырды. Кызлар да үз тормышлары белән яши башлады. Төпчек улы Рамил дә кәләш алып, башка чыкты. Аңа өй салганда да күп көч түкте Ринат.
1980 еллар азагында Ринат сөт ташый торган машинага утыра. Бу вакытта аның тормыш иптәше Рая каты авырудан вафат булган иде. Бик авыр кичерде Ринат бу фаҗигане. Ике ел ялгызлык шулпасын эчте ул. Нинди авырлыклар булса да тормыш үзенекен итә. Ринат та үзенә тормыш иптәше тапты. Үзе белән бер сыйныфта укып үскән Венераны хатын итеп алды. Тормышлары да бераз җайланды сыман.
...Ул көнне Ринат бик иртә уянды. Венерасы чәй куеп, өстәл әзерләгәнче, малларын көтүгә куды, бәрәңге бакчасына чыгып керде. Ни өчендер барыбер күңеле тыныч түгел иде. Чәйдән соң эшкә китте.
Төнлә нык итеп яңгыр яуган, юллар пычрак. Гаражда аны баш зоотехник көтеп тора иде инде. Әле диспетчер килмәгән, путевка алмыйча гына юлга чыктылар. Башта Алдар фермасыннан сөт алдылар, соңыннан Никифар фермасыннан алып, гаражга путевка артыннан килделәр. Шулвакыт баш зоотехникны колхоз рәисе чакыртып алды. Ринат берүзе генә Айдагол фермасына юлланды.
Юл тайгак, җәйләүгә бару өчен текә ярдан төшәргә кирәк. Ринат акрын гына аска төшә башлады... Тик тайгак юл үзенекен итте, машинаны юлдан чыгарып, күпер астына атты. Машина гөрселдәп суга барып чумды. Су тирән булмаса да кабина эченә бик тиз тулды. Ринат көч-хәл белән ишекне ачып чыга алды. Ярый әле кабинада берүзе генә иде. Икәү булсалар фаҗигадән котылып булмас та иде, бәлки. Бакларны нык итеп япкан булган Ринат. Сөте түгелмәде. Машина да артык зыян күрмәгән. Аны тартып алып, алгы тәрәзәсен куеп, икенче шофер белән сөт заводына җибәрделәр. Ә Ринат баштан аяк чыланган, аның хәле руль артына утырырлык түгел иде...
...Инде хаклы ялга да чыгарга вакыт җитте Ринатка. Яхшы гына яшәп ятканда Венерасы каты авырый башлады. Һәм, озак җәфаланмыйча якты дөнья­дан китеп барды. Бу хәлне көтмәгән иде Ринат. Тагын ялгыз калды. Балалар килеп йөри дә соң, аларның үз тормышы. Җәйнең ел кебек озын көннәрен, кышның озын төннәрен үткәрү бик авыр булды.
Шулай бер көнне умарта карап йөргәндә Ринатның ни өчендер башы әйләнә башлады. Уң кулына тоткан рамнарын төшереп җибәрде. Торып басарга омтылган иде, хәле бетеп, тагын җиргә ауды. Ә инде ашыгыч ярдәм килгәч, табиб аңа инсульт дигән диагноз куйды. Үзе ашый да, сөйләшә дә алмас булды Ринат.
Менә ике ел инде өрлек кебек ир — Ринат урында ята. Ярый әле кызы Нәсимә карый. Җәйләрен Никифарда, кышын Октябрьский шәһәрендә, үз гаиләсендә тәрбияли ул әтисен. Рәх­мәттән башка ни әйтәсең инде Нәсимәгә!
“Язмыштан узмыш юк”, — ди халык. Язмыш бар кешегә дә бертөрле бирелми. Берәүләр оҗмах тормышында яшәп, кайгы-хәсрәт күрмичә дөньядан китә. Ә икенчеләр, Ринат кебек, күп сынаулар үтә. Язмыш юлларын сыналмыйча үткән кешеләр дөньяда бик аздыр, ахрысы...
Фуат Мусин.
Читайте нас: