+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 февраль 2021, 11:35

Балаларыгызны саклагыз!

Әнә, 12 яшьлек ике кыз 16нчы каттан сикергән...

Әнә, 12 яшьлек ике кыз 16нчы каттан сикергән...

9 февральдә көндез Самарада ике кыз катнашлыгында фаҗига булган. 12 яшьлек балаларның гәүдәләрен Киев урамындагы 16 катлы йорт янында тапканнар.

Тикшерүчеләр һәлакәтнең барлык хәл-шартларын ачыклый. Кызлар дус булган һәм әти-әниләренә хатлар калдырганнар.

Самара Мәгариф департаменты мәгълүматларына караганда, алар бер сыйныфта укыган, отличниклар булган. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә тормаганнар. Бу көнне 6нчы сыйныф укучылары мәктәптә дәресләрдә булган.

Бер-ике ел элек Интернетта балаларны үз-үзләрен үтерүгә өндәгән берничә сайт ябылган иде. Ул чакта илнең бик күп шәһәрләрендә, шул исәптән Уфада да, балаларның үзләре теләп дөньядан китүе күзәтелде. Әллә болар яңадан баш калкытамы? Берничә көн элек Мәскәү өлкәсендә дә шундый ике очрак теркәлгән.

Балаларыгызга карата игътибарлырак булыгыз! Аларның нинди сайтларда утыруын күзәтегез, яхшыны яманнан аерырга өйрәтегез!

Фото: sova.info


Читайте нас: