Аннары үз-үзен үтергән.
Уфаның Ленин районында бер ир талашканнан соң хатынының эченә пычак кадаган, әнисен якларга тырышкан 13 яшьлек улының кулын җәрәхәтләгән, аннары үз-үзен үтергән.
Хәзерге вакытта ана һәм улы дәваханәгә медицина ярдәме күрсәтү өчен китерелгән.
Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эшли, алар һәлакәт урынын карап чыккан, аның нәтиҗәләре буенча суд экспертизалары комплексы билгеләнәчәк, гаиләнең торак-көнкүреш һәм социаль яшәү шартлары тикшереләчәк, фаҗиганең сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыкланачак.
Тикшерү барышында ирнең гамәлләренә, шулай ук балигъ булмаган балага тән җәрәхәтләре ясавына хокукый бәя биреләчәк.
Фото: кп.ру