+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 февраль 2021, 13:10

Исәнмесез, йолдызлар...

“Исәнмесееез, йолдызлааар...” – дип пышылдаганымны сизми дә калдым, кичке күк йөзенә баккач. Әйтерсең лә күптән күрмәгән танышларымны очраттым! Бу нинди хыялый, димәгез, бу мин - 44нче яше белән баручы хатын, чатлама салкын февраль кичендә Уфадагы бер мәктәп янында басып торам...

“Исәнмесееез, йолдызлааар...” – дип пышылдаганымны сизми дә калдым, кичке күк йөзенә баккач. Әйтерсең лә күптән күрмәгән танышларымны очраттым! Бу нинди хыялый, димәгез, бу мин - 44нче яше белән баручы хатын, чатлама салкын февраль кичендә Уфадагы бер мәктәп янында басып торам...
Улымны иҗади түгәрәктән алырга иртәрәк барганмын, шулай да тынчу мәктәп коридорына кереп утырасы килмәде, тышта көтеп торырга булдым. Салкын, ләкин җилнең әсәре дә юк. Аяк астында кар шыгырдый, күк йөзенә тәлгәш-тәлгәш йолдызлар сибелгән. Гаҗәп, шәһәрдә дә йолдызларга сокланып була икән лә! Тукта әле, мин шәһәрдә инде ничә ел яшим, төнге күккә күтәрелеп карап, йолдызларны күзәткәнем булдымы соң? Әй яшибез дә соң, көн саен каядыр ашыгабыз, барысына да өлгерергә тырышабыз, эшләнмәгән эш калмасын, янәсе... Ә күккә күтәрелеп карарга әллә вакыт юк, әллә теләк юк... Җир кортлары диярсең...
Ә бар иде бит, бар иде тау башында җиләк җыйганда бер туктап алып, утырып, күкнең чагу зәңгәрлегенә, ак мамыктай болытларның матурлыгына сокланган чаклар! Бар иде бит кич саен капка төбендә йолдызлар тәлгәше астында кочаклашып, беренче мәхәббәтнең йөрәк тибешен тыңлаган вакытлар... Безнең авылга Уфадан кайтып йөри иде ул. Авыл малайларыннан аерылып тора. Ачык зәңгәрсу төстәге курткасы, “хаки” төсендәге чалбары гына ни тора! Шулай да тәрбияле, тыйнак. Ииии, шул йолдызлар астында корган планнар! Мин мәктәп тәмамлаган ел иде ул... “Юк, мин синең биш ел укыганыңны көтә алмыйм. Өченче курсыңнан соң өйләнешәбез! Шәп бит, минем хатын укытучы булачак!” – дигәннәре...
Бик еракта калгансың шул, 17 яшем... Шул яшьтә мин дә Уфага киттем һәм авыл кызы булудан туктадым. Авылның йолдызлы кичләре дә, шул йолдызлар астында корылган планнар да, ничектер, онытыла төште. Кичерегез мине, йолдызлар, кичер, беренче мәхәббәтем...
Сез дә беренче мәхәббәтегез белән кавышмадыгызмы, дуслар? Ә соңгы тапкыр йолдызларга кайчан сокланган идегез? Хәтерлисезме?..
Фото: ok.ru
Читайте нас: