+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 февраль 2021, 15:25

Күпердән сикермәкче булган

Татарстанда ЮХХДИ хезмәткәрләре Башкортстанның 30 яшьлек кешесен коткарган.

Татарстанда ЮХХДИ хезмәткәрләре Башкортстанның 30 яшьлек кешесен коткарган.

Ул чак кына күпердән сикермәгән.

Хезмәт итү вакытында полициянең өлкән лейтенанты Динар Ганиев һәм полиция лейтенанты Руслан Харисов Яр Чаллыга керү юлында урнашкан күпер читендә басып торган ирне күреп ала.

Якынча мәгълүматларга караганда, Башкортстанда яшәүче 30 яшьлек егет шуннан сикерергә теләгән. Автоинспекторлар, аның янына килеп, сөйләшә башлаган. Нәтиҗәдә, полицейскийлар ир-егетне бу коточкыч гамәлен эшләүдән йолып калган.

Алар аны тартып чыгара, гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамавына инана. Аннары егетне квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Фото: Башинформ


Читайте нас: