Борай районында бәхетсезлек очрагы булган.
Фермер хуҗалыгының 55 яшьлек башлыгы үлгән.
Ир амбарны җыештыру белән шөгыльләнгән вакытта аның өстенә авыр агрегат — ашлык салынган сепаратор төшкән. Фермер һәлакәт урынында җан биргән.
Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләрен һәм хәл-шартларын Дәүләт хезмәт инспекциясе инспекторлары тикшерәчәк.
Рәсми мәгълүматларга караганда, авыл хуҗалыгы производствосында үлем-китем очраклары төзелеш өлкәсеннән генә калыша.
Фото: башинформ