+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 февраль 2021, 15:25

Хушлашу язуында ниләр бар?

6 февральдә Сибайда коточкыч хәл булган иде.

6 февральдә Сибайда коточкыч хәл булган иде.

Сибай шәһәрендә үтеп баручылар 12 катлы йорт тәрәзәләре астында 19 яшьлек кызның мәетен тапкан, дип хәбәр итә хокук саклау органнары.

Мәрхүмә урындагы көллиятнең дүртенче курсында укыган.

Кызны суицид кылырга нәрсә мәҗбүр иткәнлеге әлегә билгесез.

Вафатына берничә минут кала, ул социаль челтәрләрдәге битендә саубуллашу юлламасы калдырган: «Башкача бернинди сәерлекләр дә булмаячак. Барысы өчен дә рәхмәтлемен» - дигән ул.

Фаҗига урыныннан кызның телефоны алынган. Тикшерү бара.

Фото: кп.ру


Читайте нас: