+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 февраль 2021, 19:05

Башта янгынны үзе сүндерергә маташкан...

Балалары аның артыннан чыгарга тиеш булган.

Балалары аның артыннан чыгарга тиеш булган.
Тикшерү комитеты янгында ике бала һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатты.

Фаҗига Мәләвез районының Җиргән авылында булды. Бу хакта язган идек инде.

Янгын вакытында йорт эчендә әниләре һәм әбиләре белән өч бала була.

5 һәм 6 яшьлек ике малайны коткарып булмый. 9 яшьлек баланы дәваханәгә сөрем газы белән агуланып китерәләр, ана да төтен белән агулана. Җинаять эше "саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешегә үлем китерү" мәддәсе буенча тикшерелә.

"Күрше Володя: "Янгын сүндерүчеләргә шалтыратыгыз!" - дип кычкырды. Галя яланаяк карга йөгереп чыкты. Күршеләр килеп, өйгә керергә тырыштылар, ләкин керә алмадылар. Малайларны реанимацияләргә маташтылар, берсе башта тере иде кебек, тик барып чыкмады", - ди шул урында булган Нина Бурамбаева.

Хатынның сүзләренә караганда, ана янгынны үзе сүндерергә омтылган, тик моны эшли алмаган. Бина бик тиз төтенгә күмелә, шуннан ул балаларын җитәкли, бер-берсе артыннан иярергә куша. Өйдән чыккач, аның янәшәсендә бер генә бала булуы ачыклана.

Гаилә социаль яктан имин булган, махсус исәптә тормаган. Әниләре эшләми, балаларны карый. Әтиләре Салават шәһәрендәге пыяла заводында эшли. Хәзер белгечләр, шул исәптән криминалистлар да, фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Фото: башньюс


Читайте нас: