15 февраль кичендә Караидел районы халкы коточкыч табышка юлыккан.
Авыл кешеләренең берсе чишмә янына төшкәч, анда 46 яшьлек хатынның мәетен табып ала.
Хатын-кызның тәнендә көч кулланып үтерү эзләре табылмаган. Аның бәхетсез очрак нәтиҗәсендә һәлак булуы ихтимал.
Хәзер гражданканың үлеменең барлык шартлары тикшерелә. Хатынның мәетен суд экспертизасына алып киткәннәр.
Фото: кп.ру