-27 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 февраль 2021, 14:10

"Малайларга әти кирәк!.."

Бер хатынның Интернет челтәрендәге эчкече ир белән 30 ел гомер итүе турындагы язмасы күпләрне кызыксындырган.

Бер хатынның Интернет челтәрендәге эчкече ир белән 30 ел гомер итүе турындагы язмасы күпләрне кызыксындырган.

Бу язманы ул "ВКонтакте"дагы "Мәхәббәт" дигән төркемдә бастырган.

"Ирем белән 1982 елда загска кердек. Ул вакытта Себер якларында эшләдек. Шул вакытта ук ул спиртлы эчемлекләр эчәргә ярата иде. Андагы дүрт ел эчендә ике балабыз туды: батыр улларыбыз. Өч елдан соң биатам үлеп китте. Шуңа күрә бианам янына аңа ярдәмгә туган якка кайтырга туры килде.

Авылда тормыш тагын үзгәрде. Ирем авыл хуҗалыгына эшкә керде. Бер көн дә айнык кайтканы юк. Әнисе дә, бу хәлне күреп, бик кайгырды. Нәтиҗәдә, ул да бер көнне каты авырып, бакыйлыкка күчте. Бу хәлдән соң ирем тагын да үзгәрде. Мине каты тукмый башлады. Бер җирдә дә эшләмәде.

Барысы да миңа әйтә иде: "Нәрсәгә сиңа шундый ир кирәк? Чыгып кит!" Ә менә ничек чыгып китәсең инде? Малайларга әти кирәк бит!

Хәзер инде ирем белән тормыйбыз. Нинди генә тормыш кичерсәк тә, мин аңа рәхмәтле. Улларын яратты, аларга яхшы тәрбия бирде. Иң мөһиме - ул аларга спиртлы эчемлекләр эчәргә рөхсәт итмәде. Бүген улларыбыз бәхетле тормыш кичерә. Әтиләрен бик тә яраталар. Нәрсә генә дисәләр дә, исегездә тотыгыз: малай кешегә әти кирәк!", - дип язган ул.

Фото: "ВКонтакте" социаль челтәрендәге "Мәхәббәт" төркеменнән.
Читайте нас в