+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 февраль 2021, 12:35

"Безнең өйдә өрәк йөри..."

Аны өйдәге видеокамера төшереп алган.

Аны өйдәге видеокамера төшереп алган.

Британиядә гашыйклар пары, без видеога өрәкне төшердек, дип белдергән, дип хәбәр итә Daily Mail басмасы.

Инцидент Мерсисайд инглиз графлыгының Эйнтри авылында булган. 27 яшьлек Даррен Паллистер һәм аның кәләше Джессика Мэйсон өйдә йоклаган вакытта этләргә күз--колак булып тору өчен урнаштырылган видеокүзәтү камерасы сәер язмалар ясаган. Аларның сүзләренә караганда, төнлә кадрга кәләшкә охшаган аксыл чәчле кыз шәүләсе төшерелгән.

Гашыйклар раслаганча, алар элегрәк тә өйдә ниндидер чит кеше булуын сизенгән. Егетнең сүзләренә караганда, соңгы вакытта алар бер бүлмәдә гадәти булмаган парфюм исе сизгән.

"Джесс йокларга ятканда мин PlayStation уйныйм, шул вакытта кемнеңдер минем белән шушы ук бүлмәдә утыруын сизәм", - дигән Даррен.

Хәзер гашыйклар өйләренә паранормаль күренешләр белгечен чакырырга җыена икән.

Фото: Рент тв сайтыннан.
Читайте нас: