+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 февраль 2021, 16:00

Кайтып җитә алмаган...

Уфада 18 февральдә хәбәрсез югалган дип игълан ителгән ир бәхетсезлеккә тарыган.

Уфада 18 февральдә хәбәрсез югалган дип игълан ителгән ир бәхетсезлеккә тарыган.

Ул үзе эшләгән күпкатлы йорт төзелешеннән киткән һәм элемтәгә чыгудан туктаган.

Икенче көнне ачыкланганча, ул чынында объекттан китмәгән, ә лифт шахтасына килеп төшкән икән.

– Кичә 17:15 сәгатьтә төзелеп килүче йортның лифт шахтасында эшченең гәүдәсе табылу турында хәбәр килде. Ирне төзелеш чүп-чары каплаган булган һәм шахтаның ишелү куркынычы булгач, ярдәм күрсәтү өчен урынга коткаручыларны җибәрделәр, - диләр Уфаның Гражданнарны яклау идарәсендә.

Авария хезмәткәрләре шахтадан альпинист кирәк-яраклары ярдәмендә әлеге кешене алганнар. Мәет полициягә тапшырылган.

Хәзер һәлакәтнең сәбәпләрен һәм хәл-шартларын хокук саклау органнары тикшерә.

Фото: башньюс
Читайте нас: