+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 февраль 2021, 12:20

Баласын тапкач та ковидтан үлгән

Хәзер сабыйга җитди ярдәм таләп ителә.

Хәзер сабыйга җитди ярдәм таләп ителә.

Уфадан ялгыз әти Виталий Кузьмин үзенең өч айлык баласына медицина ярдәме күрсәтүне сорый. Аның тарихын «Син аңа кирәк" берләшмәсе бастырган. Виталий язганча, көзен хатынын югалткан — ул йөклелекнең җиденче аенда ковид белән авырган һәм вакытыннан алда бала табудан соң вафат булган. Яңа туган малайның гидроцефалиясе һәм башка бик күп чирләре ачыкланган. Мондый балалар, кагыйдә буларак, вегетатив хәлдә кала.

Берләшмә Вельтищев исемендәге Мәскәү педиатрия фәнни-тикшеренү институтында читтән торып консультация оештыра, баланы нейрохирургия операциясенә чакыралар. Әтинең баланың хәлен җиңеләйтүгә өмете барлыкка килгән. Әмма сәфәрдә сабыйны медицина хезмәткәре озатып барырга тиеш. 17нче дәваханәдә балага юллама бирүдән куркалар, чөнки юл аның гомере өчен куркыныч.

«Хәзер табиблар улымның авыруын җиңеләйтә, ә аны терелтү өчен чаралар күрергә кирәк. Барлык битараф булмаган кешеләрдән баланы тиешле урынга алып баруны тизләтүдә ярдәм итүне сорыйбыз", - дип яза ир, аның хәленә Сәламәтлек саклау министрлыгы, хакимият, Бала хокуклары буенча вәкилләр игътибар итәр дип өметләнә.

Фото: башинформ
Читайте нас: