Бүген төнлә Балтач районында гадәттән тыш хәл булган.
Иске Балтач авылында 02.23 сәоатьтә өч кешедән торган гаиләнең йортында янгын башланган. Ата-ана һәм аларның кызлары нык йоклаган һәм кухнядан кергән төтен исен сизмәгән. Бәхеткә, йортта янгын хәбәрчесе урнаштырылган, ул шунда ук чинап өйдә яшәүчеләрне уяткан.
Кухня диварының януын күреп, гаилә башлыгы аны янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндерә. Бәхеткә, берәү дә төтенгә агуланып өлгермәгән, шуңа күрә медицина ярдәме кирәк булмаган.
Янгын хәбәрчесе йортта хуҗаның шәхси инициативасы буенча үз исәбенә куелган, бу ахыр чиктә аларның гомерен саклап калган.