Учалы районында булган бу хәл.
Бәйрәм алдыннан Башкортстан буенча Тикшерү комитеты хезмәткәрләре һәм эзтабарлар районның Курамино авылындагы бер йортта кеше гәүдәсе тапканнар.
70 яшьлек ир үлгәннән соң, ким дигәндә, ике тәүлек өендә яткан. Пенсионерның үлүенең якынча сәбәбе – сөрем газы белән агулану.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре, һәлакәт урыныннан яну продуктлары алып, мәетне суд-медицина экспертизасына җибәргән.
Чыганак мәгълүматлары буенча, бу кешенең 18 февральдә вафат булуы ихтимал. Мәетне 20 февральдә табып алганнар.
Фото: кп.ру