Бер ай буе кайда йөргән?
Бөре шәһәреннән бер айдан артык элек югалган 25 яшьлек Яков Бородия полиция хезмәткәрләре тарафыннан поездда табыла.
Бу хакта CityTraffic.ru яңалыклар порталы хәбәр итте. Басма мәгълүматлары буенча, егет гыйнварда ук, 21еннән 22сенә каршы төндә юкка чыккан, шуннан соң федераль эзләүгә игълан ителгән. Югалыр алдыннан ул социаль челтәрдән юкка чыккан һәм телефон номерын алыштырган.
Бородия "Мәскәү - Чиләбе" рейсы поездын озата барган Сызрани полиция хезмәткәрләре күз уңына эләккән. Алар аның документларын тикшергәннәр һәм югалганнарның мәгълүматлар базасыннан караганнар.
Яков аңлатканча, ул акча эшләргә башка өлкәгә китәргә һәм бу турыда берәүгә дә әйтмәскә булган. Ә аны тапканда, ул яңадан туган республикасына кайтып килгән булган.
Фото: кп.ру