+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 февраль 2021, 14:30

Ташкурчак

Сезнең игътибарга хикәя тәкъдим итәбез.

Сезнең игътибарга хикәя тәкъдим итәбез.

Зәлифә, көзгегә карап, үз-үзенә озак сокланды: «Шушындый чибәрлегем белән байбичәләр кебек яшәргә тиешмен! Ә мин каенана белән бер кыек астында яшәргә мәҗбүр. Ничек тә җаен табып, болар яныннан чыгып китү юлын эзләргә кирәк», — дип уйлап, урыныннан кузгалды яшь хатын...

...Ул, югары уку йортын ташлап, унсигез яшендә кияүгә чыкты. Чибәр, акыллы, ачык йөзле егеткә үзе дә сизмәстән гашыйк булды. Тик кияү тиешле кеше гади эшчеләр гаиләсеннән иде. Бу аның планнарына туры килмәсә дә, авырга калгач, кияүгә чыгарга мәҗбүр булды. Әтисеннән дә курыкты. Ни дисәң дә, Зәлифә институтка кергәч, әтисе аны кисәтеп куйган иде. «Укуыңны тәмамлап, диплом алгач кына ир турында уйла! Авырга калдым, дип, минем янга кайтасы булма! Уйнаштан бала тапсаң, туган йортыңны оныт!» — дигән иде.

Әтисе бигрәк кырыс, коры булды кызына. Сыйныфташлары уйнарга чакырса да, алар белән бергә уйнатмады. Үсә төшкәч, клубка да чыгармады. «Син — авылның иң чибәр кызы. Министр улына гына кияүгә бирәчәкмен! Әнә, берәр начальник малаена кияүгә чыккач, кияү акчасына кешеләрчә яши башлаячакбыз», — дип тукып торды. Мондый «сөйләшүләр» әтисенең исерек чакларында бигрәк тә еш булды. Әнисе боларны тыңлап тора да бер сүз дә дәшми, уфтанып кына куя. Чөнки үзе дә бик яшьли, уналтысы тулгач та «ябышып» кияүгә чыккан иде.

Зәлифә, чынлап та, бик чибәр булып буй җиткерде. Тик холкы гына әтисенекенә охшап, кырыс, тәкәббер, үзсүзле булды. Яшьтәшләре арасында аның кушаматы да «Ташкурчак Зәлифә» иде.

...Иртәнге ашка каенанасы коймаклар пешерде. Зәлифә аш бүлмәсенә чыкканда ул оныгы белән чәй эчә иде. Бер яше тулган Әмирнең теле иртә ачылганга күрә, ул инде үзенә күрә яхшы гына сөйләшә. Нәнәсе, аның әйткән һәр сүзенә шатланып, тагын-тагын сөйләндерергә тырыша. Оныгы да «нәнәй, нәнәй» дип өзгәләнеп тора. Зәлифә өстәл артына утыруга каенанасы, урыныннан торып, аңа чәй ясап бирде. Килене кулына челтәрләнеп пешкән коймакны алды да, әйләндереп карагач: «Тагын артык майлагансың. Күпме әйтергә була инде сиңа? Мин диетада! Коймакларны майсыз да пешереп була бит!» — диде.

Каенанасы бу сүзләргә артык игътибар итмәскә тырышты. Бары тик йомшак тавышы белән: «Ярар, балам, башка көнне коры табада гына пешерермен», — дип җаваплады.
Иртәнге яктагы вак-төяк эшләрен тәмамлагач, каенана оныгы белән урамга чыгып китте, ә Зәлифә телевизор карап диванда ятып калды.

Кичке аш вакытында да Зәлифә каенанасына бәйләнергә сәбәп тапты. Бу юлы ул токмачлы ашның артык өреле булуына зарланды. Эштән арып кайткан иренең ашны тәмләп чөмереп утыруын күреп, тагын да ярсыды. Нәтиҗәдә, табынның — яме, ашның тәме китте. Өч бүлмәле фатирда тынлык урнашты. Килене белән улы үз бүлмәләрендә бикләнде.

«Мин башкача болай яши алмыйм! Әниең мине аш бүлмәсенә кертми. Шуңа күрә мин үзем теләгән әйберләрне пешереп ашый да алмыйм. Әйдә, берәр фатир «снимать» итик», — дип сүз башлады Зәлифә. Бу сүзләрне инде көн дә ишетеп туйган яшь ир: «Ярар, синеңчә булсын. Иртәгә үк игъланнар кара», — дип ризалашты.

Берничә көннән соң яшьләр күченде. «Балагыз караулы, азык-төлеккә акча түгәсегез юк», — дип, каенана улына да, килененә дә әйтеп карады. Тик аның сүзен тыңлаучы булмады.

Зәлифә ике көннән соң Әмирне иртән-иртүк каенанасына китереп куйды, аны алырга ире белән кич килде. Билгеле инде, улы килүгә әнисе аш-суын да әзерләгән иде. Менә шулай тамак туйдырып, фатирларына йокларга гына кайтыр булды яшьләр. Ике ай чамасы шулай йөргәч, кире каенана йортына күченделәр.

Каенананың, килене тынычланыр, бераз акылга утырыр, дигән өмете бар иде. Тик ул ялгышты. Зәлифә башка «грандиозный» план белән кайткан иде: хаклы ялдагы каенанасы, кредит юллап, улы белән килененә машина алып бирергә тиеш иде. Чөнки, Зәлифә сөйләвенчә, ахирәтләре арасында аңардан башка җәяү йөрүче кеше юк икән...

Каенана бу юлы да килен сүзеннән чыкмады. Барлык җыйган акчасын саклык банкыннан алды. Тик бу гына җитмәгәч, туган тиешле абыйсыннан бурычка алып торды да улының исеменә кредит рәсмиләштерделәр.
Киленнең теләге кабул булды — яшьләр өр-яңа чит ил машинасында җилдерде. Берничә айдан, Зәлифә үзе дә автомәктәптә укып, машина йөртү таныклыгына ия булды.

Инде Әмир әнисен бөтенләй күрми башлады. Яшь хатын иртән торуга әзер ашны ашый, киенеп-ясанып, ахирәтләре янына чыгып китә дә ире эштән кайтуга гына өйләренә кайтып керә. Каенанасы белән ире аның көне буена нәрсә эшләп йөргәнен сорап карасалар да, бары тик акыру катыш җавап ишеттеләр.

—  Яшь һәм чибәр килеш бала карап көнозынына өйдә утыра алмыйм! Мин үземне хөрмәт итеп яшәргә тиеш, — дип җаваплады ул. Аның юктан гына да тавыш чыгара торган гадәте булганын белгәнгә күрә, якыннары артык төпченеп сораштырырга да курыкты.

Бу гаиләне белүче кешеләр каенанага: «Киленегезне бигрәк очындырдыгыз. Башыгыздан көлеп, йөзегезгә төкереп, чит ирләр белән типтерә бит», — дигән сүзләр дә җиткерде. Ана, улының гаиләсен таркатудан куркып, бер сүз дәшмәде. Ә Мансурның үзенә генә төбәп бу хакта әйтүче булмады.

Шешнең эренен вакытында сытып чыгармасаң, ул я шартлый, я барлык әгъзага зыян ясый. Бу гаилә белән дә нәкъ шулай булды. Яшь хатын ирен, баласын ташлап, башка ир янына чыгып китте. Алай гына да түгел, килен булып төшкәндәге, туй акчасына алынган әйберләрнең берсен дә калдырмыйча, җыеп алып чыгып китте.
Зәлифә бу өйдән киткәч, ничек кенә авыр булса да, ана белән ул һәм кечкенә Әмир тынычланып калгандай булды. Чөнки еллар буена сузылган киеренке мохиттән алар арыган иде.

Җәзасызлык — ул вакытлыча гына. Иртәме, соңмы, гаепле кеше җәзасын ала. Ташкурчак белән дә шулай ук булды. Ул югары тизлектә машинада барганда юл фаҗигасенә тарыды. Берничә ай дәваханәдә ятарга мәҗбүр булды. Бер-бер артлы катлаулы операцияләр кичерде. Табиблар куйган диагнозга күпме генә ышанмаса да, Зәлифә яңадан үз аякларына баса алмады. Аның умыртка сөяге зыян күргән иде. Дәваханәдән инвалид креслосына утырган хатынны әнисе генә каршы алды...

Зөһрә ИСЛАМОВА.

Фото: passion.ru
Читайте нас