+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 февраль 2021, 09:05

"Ташла син аны, нигә кирәк ул сиңа?!

Бер хатын Интернет челтәрендә инвалид баланы карау турында язма бастырып, популярлык алган.

Бер хатын Интернет челтәрендә инвалид баланы карау турында язма бастырып, популярлык алган.

"Баламның мөмкинлекләре чикле булганын авырлы булганда ук табиблар белдерде. Бу хәл турында шунда ук иремә сөйләдем. Беренчедән, без аларга ышанмадык. Икенчедән, ирем дә, мин дә, бала инвалид булып туса да, аны кабул итәргә әзер идек.

Кызганычка каршы, балабыз инвалид булып туды. Аның бер як кулы һәм аягы эшләми. Шул уңайдан күп табибларга йөрергә туры килде. Бала авыртуларга түзә алмыйча күп елады. Бу хәл иремә бик комаучалады, ул талаша башлады. Һәм бер көнне ул: "Мин икенче хатын янына китәм, ул миңа сәламәт бала табачак", - диде.

Иремнең чыгып китәчәген алган сизгән идем, шуңа да каты кайгырмадым. Ә менә туганнарымның тәнкыйтенә генә түзә алмадым. Әнием белән әтием дә баламны кабул итә алмады. Аны балалар йортына, яисә интернатка бирүне сорадылар. "Ташла син аны, нигә ул сиңа кирәк?! Сәламәтне табарсың әле", - диделәр алар. Әмма мин бу гамәлдән баш тарттым, алар белән аралашмый башладым.

Аллаһка шөкер, тугры дусларым бар. Алар миңа ярдәм итте. Мин эштә булганда, баламны алар карап торды. Кайбер вакытта акча белән дә ярдәм иттеләр.

Хәзер инде улыма 11 яшь тулды. Әйбәт кенә яшәп киләбез. Әл дә ул бар әле. Аның өчен төрле сәяхәтләргә йөрибез. Сәяхәтләргә килгәндә, дәүләт ярдәм итә. Нинди генә шифаханәләрдә булмадык. Финанс яктан килгәндә, улым ярдәм итә. Аңа акча түлиләр.

Мәктәптә улымны иптәшләре әйбәт кабул итте. Укытучылар да мактап кына тора. Ә улымның хыялына килгәндә, аның табиб буласы килә. Аллаһ бирса, булыр да әле", - дип язган ул.

Фото: sobytiya.news сайтыннан
Читайте нас