+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 февраль 2021, 10:35

Язучы ачтан үлгәнме?

Ул ялгызы яшәгән һәм шалтыратуларга җавап бирми башлаган.

Ул ялгызы яшәгән һәм шалтыратуларга җавап бирми башлаган.

Мәскәүдә 20 яшьлек язучы Аделина Шелдонның гәүдәсен тапканнар.

Беренчел карау вакытында тикшерүчеләр көч кулланып үтерү эзләрен тапмаган.

Кызның гәүдәсен башкаланың көньягында арендага алган фатир хуҗасы тапкан. Аның сүзләренчә, Аделина шалтыратуларга һәм хәбәрләргә җавап бирми башлаган, ә ишекне берәү дә ачмаган. Шуннан соң ул йозакны үзенең ачкычы белән ачарга тырышып караган, ләкин бу да ярдәм итмәгән - фатир эчтән бикле булган. Нәрсәдер дөрес түгеллеген аңлап, ул ишекне ватарга слесарьны чакырган. Табылган вакытта гәүдә таркала башлаган булган.

Язучы көндәлек алып барган, анда куркыныч диета - коры диета тотуы турында язган. Фаразларның берсе буенча, нәкъ менә шул кызның үлеменә сәбәп булган да инде. Фатирда ризык булмаган диярлек, ә Аделина ялгызы гына яшәгән. Ихтимал, хәле начарлангач, аңа беркем дә ярдәмгә килмәгәндер.

Аделина 12 яшьтән яза башлаган. Ул XVII-XVIII йөзләрдәге Франция короле гаиләсенә багышланган китап авторы һәм тарихи әдәбиятны яратучы булган. Шул ук вакытта кыз ат спорты, бию белән мавыккан, "Бизнес һәм икътисад" белгечлеге буенча Эдинбург университетында укыган.

Фото: мк.ру
Читайте нас