+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 февраль 2021, 16:35

Оныклары белән туңып үлә язган

Бу көннәрдә көчле кар явуы трассаларның кайбер участокларында хәрәкәтне чикләде.

Бу көннәрдә көчле кар явуы трассаларның кайбер участокларында хәрәкәтне чикләде.


Юлларда зур бөкеләр барлыкка килде, кешеләр, ә кайчакта кечкенә балалары булган гаиләләр дә кар тозагына эләкте.


Орск шәһәренә оныклары белән бергә машинада китеп барган Башкортстанда яшәүче ханым да шундый хәлдә калган. Башта яхшы һава торышы булган, әмма күпмедер вакыттан соң көчле буран башланган. Нәтиҗәдә, машина кар тозагына эләккән һәм туктап калган. Юлда 18 машинадан зур бөке хасил булган.


Аларга ярдәмгә полицейскийлар килә, көчле шок аркасында хатын машинаны үзе алып бара алмый, шуңа күрә полицейский руль артына утырып, аларны якындагы торак пунктка кадәр илтеп җиткерә. Шуннан соң полицейский әлеге урынга әйләнеп кайта, анда зыян күргән башка автомобильчеләргә ярдәм итә.

Буранлы көннәрдә озын юлга чыкмау хәерле, дип кисәтә белгечләр. Бигрәк тә балаларның гомерен куркыныч астына куярга ярамый.


Фото: polit74.ru
Читайте нас