+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
2 март 2021, 11:10

Урланган бәхет

Бер-берсен өзелеп яраткан ике яшь йөрәк арасында туй алдыннан аңлашылмаучанлык килеп чыга.

Бер-берсен өзелеп яраткан ике яшь йөрәк арасында туй алдыннан аңлашылмаучанлык килеп чыга.

Бертуган энесенең туена әзерләнеп йөргән әнинең шатлыктан балкыган йөзе әле дә күз алдында. Ул чакта укырга төшкән генә вакытым булса да, бу туй өзек-өзек мизгелләре белән күңелемдә һаман булса саклана.

Әмир абый Галия апаны күрсәтергә алып кайткач, әниләр дә, булачак киленне күрергә кергән күршеләр дә бик ошаткан иде үзен. Без, бала-чага, гел елмаеп кына сөйләшүче, ап-ак йөзле, зур зәңгәр күзле бу чибәр апаның яныннан да китмәдек. Артык дулкынланудан Галиясе янында үзен ничек тотарга белмәгән Әмир абыйга карап торуы да кызык иде безгә ул чакта.

Туй көне тиз килеп җитте. Мул итеп табын әзерләнде, кунаклар җыелды. Капка төбендә, түземсезләнеп, килен төшергәнне көтәбез. Ул вакытта киленнәрне пар ат җигелгән тарантаста алып кайталар иде әле. Ап-ак туй күлмәге кигән Галия апаны якыннан күрәсе килеп, кешеләрне этә-төртә алгарак чыгып бастым. Тик тарантаста мин көткән матур апа урынына какча гына гәүдәле, кыска кара чәчле бөтенләй икенче кыз утыра иде. Әле күптән түгел генә бәхеттән балкыган Әмир абыйның да йөзе бик боек күренде миңа. Бала аңым белән дә нәрсәдер булганлыгын сизеп торам. Тик өлкәннәр генә, берни булмагандай, йоласына туры китереп, килен төшерә...

Әни янына барып, Галия апа кая соң, дип сорыйсы килә, тик аның борчулы йөзен күреп, дәшми калам. Бу хәлгә аптыраган күрше абый түзмәде, әниләр янына килеп, “Бәй, бу бит теге киленгә охшамаган... Икенче кыз түгелме соң?”, — дип сорады. Тик бу вакытта аңа хәлне аңлатып торучы булмады, барысы да кода-кодагыйларны каршы алу белән мәшгуль иде.

Никахтан соң яшьләр күрше авылга ЗАГСка китте. Кичке табынны әзерләргә калган апалар аларның озак кайтмавына аптырый да башлады. Бераздан ат өстендә чаптырып кайткан күрше малае кияү белән килен утырган тарантасның тәртәсе сынуын хәбәр итте. Шунда әнинең, ачынып: “Их, бер дә әйбәт билге түгел бит бу...”, — дигәне әле дә колагымда яңгырап китә кебек.

Чынлап та, бу яшь парның гаилә тормышы барып чыкмады. Әмир абыйның элеккечә шаяртып-көлеп, яхшы кәеф белән йөрүен бик сирәк күрдек. Абый белән җиңги арасында җылылык, мәхәббәт хисләре булмавы ачык сизелеп тора иде. Бәхетсез язмышына буйсынган Әмир абыйның гомере дә, туй вакытында шартлап сынган тәртә кебек, кинәт өзелде...

...Юл фаҗигасенә тарып үлгән Әмир абыйның үкенечле язмышы турында еллар үткәч кенә белдем. Бер-берсен өзелеп яраткан Әмир абый белән Галия апа арасында туй алдыннан аңлашылмаучанлык килеп чыга. Галия апага дип алынган туй күлмәген киеп кайткан җиңги, ялган сүз ишеттереп, аларның араларын бозучы кеше булуын абый үзе дә бик соң белә. Ә ул вакытта җиңги Әмир абый өчен дә, табын тулы халык белән туй кайтуын көтеп утыручы әти-әнисе алдында да коткаручы булып күренә...

Фото: kto-chto-gde.ru
Читайте нас