Кая бара бу дөнъя?
Бразилиядә бер эшкуар оныкларының хыялын тормышка ашыру өчен бик күп көч куйган фермасын сатарга карар иткән.
Бразилия пенсионерының 19 яшьлек игезәк оныклары 19 ел буе үзләрен "үз тәнендә түгел" дип хис иткән һәм хатын-кыз булыр өчен операция эшләтергә хыялланган. Яшь кешеләрнең берсе үз-үзенә кул салмакчы да булган, әмма әти-әниләре аны туктатып калган.
Нәтиҗәдә, ферма сатудан кергән акча барыбер җитмәгән һәм игезәк балаларның ата-аналарына егетләргә кыз булырга ярдәм итү өчен үзләреннән өстәргә туры килгән.
Егетләрнең икесенә дә бер үк вакытта операция ясаганнар. Хәзер алар - хатын-кызлар. Операциядән соң алар үзләрен иң бәхетле кешеләр дип исәпли, ди.
Фото: Рен тв сайтыннан