+29 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 Марта 2021, 06:25

Рәнҗеш

“Күркә Зариф”ның күркәлеге кая булды соң?

“Күркә Зариф”ның күркәлеге кая булды соң?

Битеннән агып төшкән куе кан тамчыларын сөртә-сөртә, урамга атылды Җәүһәр. Гомере буе эчсә дә, иренең мондый кансызлыгын беренче мәртәбә күрүе иде аның. Каршысына китереп куйган кайнар ашны тәлинкәсе белән атып бәрде.
Ватык кыйпылчыклар эләгеп, хатынның кашын ярып төшерде. “Мине агулап үтереп, нишләмәкче буласың, сволочь”, — дип ярсудан сугып җибәрде ире.

Җәүһәр үзе дә аптыраудан гаҗиз калды. Олы малайлары армиягә киткәнне көтеп кенә торган диярсең. Яклаучысыз калган хатынның чарасызлыктан башына үз-үземә кул салыйммы әллә, туйдым бу исеректән, дигән уйлар да килмәде түгел. Кече малае Әнвәрнең мәчет почмагыннан чыгып, укудан кайтып килешен күргәч, “Әй, Ходаем, балаларым хакына сабырлыклар бирсәңче, Тәңрем”, дип сөйлә­нә-сөйләнә малае каршысына китте.
— Улым, әйдә, Сәйдә әби-лә­реңә барыйк бүген, өйдә ку-на алмабыз, ахрысы. Иртән эшкә киткәндә тавык шулпасы пешереп куй, бүген эчмим, дигән иде.
— Әнкәй, башта, шәфкать туташы Зөһрә апага кереп, яраңны бәйләтик. Мин беркайчан да эчмәм, әни, ярыймы, син ышан миңа, — диде Ән-вәр, пышылдауга күчеп.
— Әй, улым, балам, Ходай тәүфыйкларыңны гына бирсен инде, ярый әле син бар юатырга. Абыең булмагач, ике­безгә генә авыррак шул.
Төне буе буран котырды. Җәүһәрнең күзенә йокы кермә-де. Ире Зарифның соңгы арада бер дә айнымыйча эчүен­нән аптырап, аны ничек туктатырга дип баш ватты. Ике улын үстереп, кеше итәсе, олы тормыш юлына бастырасы бар. Мондый исерек ата белән туйлар уздыру да адәм көлке­сенә калу булыр микән­ни? Бөтен булган савыт-сабаларны кырып бетерде. Өйдәге кирәк-яракны алып чыгып сата, я булмаса аракыга алыштыра. Көн саен иртән “Бүген эчмим”, дип әйткән ялган антлардан тәмам туеп, гаҗиз булды хатын. Өйдәге бетмәс-төкәнмәс мал-туары, фермасындагы эше дә Җәүһәр өстендә булды. Аңа кеше кебек бәхетле булып яшәргә язмаган, күрәсең. “Ходаем, акылына китерсәңче, эчүләреннән туктаса иде”, — дип төне буе Ходайга елый-елый ялварды. Соңгы тапкыр кайчан күзгә-күз карашып сөйләшүләрен дә хәтерләми инде Җәүһәр. Булдымы икән соң ул андый сөйләшүләр?... Аек вакытта горур, баш бирмәс иде. Шуңа күрә кушаматы да “Күркә Зариф” булды. Тәкәб­бер­ләнеп йөрүеннән гайрәте чигеп, кеше дә аның белән аралашмас булды. Үзе кебек исерек әшнәләре арасында гына абруе югары иде. Чөнки ул — аракы табып сыйлаучы.
Сәйдә карчык — Җәү­һәрнең бертуган абыйсының хатыны, җиңгәчәсе. Абыйсы Чернобыль атом станциясендә эшләп, нурланыштан интегеп үлде бичара. Сәйдә авылга кайтып төпләнде.
Кырык яшен тутырып килү­че “Күркә Зариф”ның “Син авылның иң чибәре бит, матурым, яратам сине, чык миңа кияүгә”, — дип сайравыннан туеп, аның кем икәнен дә белеп бетермичә, яратмаса да кияүгә чыгып куйды. Читтән торып укуын да ташлады. “Ирем таянычым булыр,” — диде. Якты, матур хыяллар белән янды. Күп тә узмады, авырга да узды. “Ул туса — Дамир, кыз булса — Дамирә кушарбыз”, — дип, исемнәр дә уйлап куйды. Шул кичтә үк күзләрен акайтып, Зариф исереп кайтты. “Бернинди Дамирә юк, малай кирәк миңа!”,— дип, өстәл төеп кычкырды. “Кыз тапсаң, кайтып керәсе булма”, — дип мыгырданып, өстәл өстенә башын куйган килеш йоклап китте. Ярый әле каенанасы аңлый торган карчык булып, соңгы көненә кадәр булышып яшәде. Улының эчеп кайтып, хатынын җәберләвенә бик хурлана иде. “Балама дөрес тәрбия бирмәгәнмен, кайда ялгыштым соң?”, — дия иде мәрхүмә.
Олы баласын табып, ун ел узгач кына икенче баласын табарга карар кылды Җәүһәр. “Бәлки, кыз булыр, үземә ярдәмче үсәр”, дип өметләнде. Тик исерек ирдән качып, авырлы килеш салкын мунчаларда, сарайларда катып басып торуның ахыры начар тәмам­ланды. Җәүһәр баласын вакытыннан алда, бик авырлык белән тапты. Аңын югалткан хатынны берничә мәртәбә үлем тырнагыннан йолып калдылар. Кан китүләрне туктатып, кабат-кабат кан салдылар. Авырлы чагында тыныч­лап яшәмәгәч, улы Әнвәр дә көйсез, елак булып үсте. Бер­ни­чә елдан баланың авыру икәнлеге дә ачыкланды. Кеше сүзеннән куркып, тешен кысып аерылышмый түзеп яшәде ул.
...Хатын иртән абзардагы терлекләрне ашатып кергәндә, ире, ухылдап, идәндә тәгәрәп ята иде. Баш төзәтергә акча сорап артистлана икән тагын дип, Җәүһәр аңа күз генә ташлады да фермага эшенә чыгып китте. Кайтуына да иренең һа­ман шулай тәгәрәп ятканын күреп, дәваханәгә илтте. Төрле яклап тикшергәннән соң, шә­һәр дәваханәсенә юллама бирде табиблар. Кала табиб­ла­рының өч сәгатьтән артык ясаган операциясе дә өмет­лән­дерерлек булмады. Хирург­ның: “Бик соңга калгансыз. Яман шешнең соңгы стадиясе. Булырлык түгел!”— дигәне генә колакта яңгырады. Айлар буе урын өстендә яткан, коры сөяк белән тирегә калган бу адәмне беркем дә “Күркә Зариф” дип танымас иде.
Гомеренең ахыры якынлашканын сиздеме, тонык күзләре эчкә баткан ир хәлсез куллары белән Җәүһәрнең кулларын тотты. “Гомер буе сине кимсетеп, анамны җәбер-ләп яшәдем. Ходай миңа җә­засын бирде. Гафу итә алсаң, гафу ит инде, җа­ным,”— дип ярым пышылдап, хатынының кулыннан сыпырды. Йөрәге әрнүдән, гомернең узганына үкенүдән күзләренә килгән яшьләрне иренә күрсәтмичә, “Ярый, Зариф, мин гафу итәм, күп сөйләшмә, хәлең бетәр”, — дип, тәрәзәгә төбәлде.
Бу аларның соңгы сөйлә­шүләре, хушлашулары иде. Ир төнне чыга алмады. Алмагачлар чәчәк атканда Зарифны җир куенына салдылар. Борынгыларның: “Кеше рәнҗетмә — үзеңә төшәр, коега төкермә — суын эчәрсең,”— дигән сүзе хак шул. Аңларга гына теләмибез.


Читайте нас