Әбҗәлил районында коточкыч авария нәтиҗәсендә яшь кыз һәлак булган.
Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 5 мартта Сермән - Амангилде - Баймак трассасының 94нче чакрымында юл һәлакәте булган.
Билгеле булмаган сәбәпләр нәтиҗәсендә юлда 21 яшьлек егет идарә иткән "ВАЗ-2110" һәм 73 яшьлек машина йөртүче утырган «УАЗ-Патриот» бәрелешәләр.
Бәрелешү нәтиҗәсендә 25 яшьлек пассажир шунда ук һәлак булган. Шулай ук җиңел машина салонындагы 48 яшьлек пассажир һәм ике яшьлек бала да җәрәхәтләнгәннәр. Автоинспекторлар билгеләп үткәнчә, кечкенә пассажир автокреслода булганга җитди имгәнмәгән.
Башкортстанда узган тәүлектә барлыгы 12 авария теркәлгән, аларда дүрт кеше һәлак булган һәм 19ы имгәнгән.
Фото: башинформ