12 яшьлек үсмер инде бер ел социаль учреждениедә яши.
Стәрлетамакта волонтерлар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән ялгыз ана өенә ремонт ясарга ниятли. Хатынның баласын балалар йортына урнаштырганнар иде. Сәбәпләрнең берсе - яшәү шартларының начар булуы. Социаль хезмәт хәлне төзәтүгә ярты ел биргән, шуннан соң малай балигъ булганга кадәр балалар йортында калырга мөмкин.
Хатынның дүрт баласы бар. Ул үзе аена 12 мең сумга эшләп йөри, ярдәмгә мохтаҗ.
Аның һәм волонтерларның торакны тәртипкә китерү, шулай ук кирәкле документларны җыю өчен ике айдан аз гына артык вакыт калып бара.
Волонтерлар битараф булмаган кешеләргә ремонт үткәрү генә түгел, ә иң якын ике кешене аермаска дигән өндәмәгә җавап итеп, акциягә кушылырга чакыра.
Фото: башньюс