Картлыкта парлы булып яшәүгә ни җитә?
Яңа ел ялларында ялгызлыктан, эчем пошудан аптырап, авылдагы туган апамнарга юл тоттым. Ул ярат-кан хуш исле лимон, ананас рәсеме төшкән шоколадларны да күчтәнәчкә дип сумкама салдым. Аның шифалы кулыннан ясалган самавыр чәен эчсәм, эч пошуларым бетеп китәр, авызыма тәм керер төсле иде.
Балалар Яңа ел бәйрәмнәренә гаиләләре белән Сочига ял итәргә китте. Шәһәр фатиры саклап, таш стеналарның кысуын тоеп, ниш-ләргә белми ямансулап утырганчы, табигать кочагына, авылга кайтуың мең артык.
Җитмешне тутырырга санаулы гына вакыт калган туган апамның такта белән тышланган һәм акка буяп куйган өе әллә кайдан ук үзе кебек елмаеп каршы алды. Кар әлегә ныклап салмаса да, аның капка төбе иркен итеп көрәп куел-ган. Авыл уңганнары йорт-ихаталарына ат, машина кермәсә дә, шулай киң итеп көрәп куя шул. Бар, кәҗә сукмагы гына салып куйганнары да бар, дөнья көтәргә бик пошынып бармаган хуҗалар да бар авылда, төрле капка төбе күреп була. Карсызын да, карлысын да! Туган апаның күңеле кебек киң тәрәзәләренең төбендә, кыш булуга карамастан, яраннары чәчәккә күмелеп утырганын күрү генә дә эч пошуларны кул белән сыпырып ала! Бер тәрәзә төбе – ап-ак, икенчесе аллардан-ал, өченчесе кып-кызыл яраннар белән тулы.
Авылда ялгызы яшәүче әлеге туганым өч еллап элек үзеннән бераз өлкәнрәк абзый белән бергә тормыш көтә башлады. Балалары шәһәрдә төпләнгән апаның. Итагатьле, авыл тормышын сагынып, тамырлары белән шушы яктан булган, Казанда яшәгән, берничә еллар элек тол калып, туган як хатирәләре белән ямансулап гомер кичергән Хатип абый белән тәүдә телефон аша хәбәрләшсәләр, соңрак менә шушы өйдә чө-кердәшеп, икәүләшеп яши башладылар. Ике ялгыз җанның бер-берсенә иптәш булып, яшәп китүләренә балалары да каршы килмәде. Хәлимә апамның төпчек кызы: “Безнең янга килмисең син, әни. Өем дип береккәнсең. Әти үлгәч, синең көзге караңгы, кышкы буранлы төннәрдә ялгызың, кайда нәрсә кыштырдады дип, котың очып тәрәзәдән тәрәзәгә йөргәнеңне күңелем белән тоеп, өзгәләнеп яшим. Ерак апа әйткән шул инсафлы Хатип абый белән яшәгез соң шушында. Зурнәй утыз яшендә тол калып, гомерен ялгыз үткәрде, аны да уйлап, йөрәгем чеметеп куя. Рәхәтләнеп сөйләшер кешесе дә булмады. Ни безгә килмәде, ни улы янына барып яшәмәде. Әнә шул буранлы көннәрдә елый-елый уйлыйм зурнәкәемнең берүзе генә гомерен үткәрүен”, – дип, ризалыгын белдергән. Әнисе: “Балам, сугышта хәбәрсез югалган әтәйне менә кайта, менә кайтып керер, дип көтте бит инәкәем. Сорап килүчеләр дә булган, әтәгез кайтып керсә, ни диярмен, күзләренә ничек карармын, ди иде бит ул. Үлгәнче көтте, әтәй генә барыбер хәбәрсез югалган җиреннән кайтып кермәде. Минем хәл башкачарак, әтәгез юкә төбендә, төп йортта йоклый әнә. Ялгыз рәхәт түгел дә соң, кеше ни әйтер, балам?” – шул сүзләре белән, белмим шул, нәрсә дияргә дә дигән кебек әйткән иде шул чакта.
...Авыл һавасын сулавы гына да бер ял, бәйрәм бит ул! Телефоннан кайтырга чыгуымны хәбәр иткән идем Хәлимә апама. Биш-алты сәгать үтүгә, шул вакыт эчендә тәбикмәген дә пешереп куйган, миченә кабаклы бәлешен дә тыккан, плитә өстендә каз ашы кайный. Иң мөһиме, апамның бәхетле, куанычлы йөзе балкып тора. “Сеңлем, дөрес эшләгәнсең кайтып, шул шәһәрегезне бигрәкләр яратмыйм бит! Әйдә, балакай, үзебездә рәхәтләнеп ял итеп кит”, – дип, аркамнан сөеп, каршылады. Бүрегенә кар кунган Хатип абый да ишектән үк киң елмаеп килеп керде. Бик канәгать тавыш белән: “Ааа, балдыз, рәхим ит! Мунчаны яңа томаладым. Кунакның бер сые ул, сеңлем, авыл мунчасы. Кар көрәп ләззәтләнеп йөрдем. Кош-корт, сарыклар янында мәш килгән вакытымда, әнә кара апаңны, күпме сый-нигъмәт пешереп тә куйган”, – дип, сарык йоныннан бәйләнгән бияләйләрен, киез итекләрен салды. Апа, җәһәт кенә килеп, аларын мич башына алып куйды. Бер-берсенә бүләк итешеп алган якты, ягымлы карашларын күрүдән миңа үтә дә рәхәт булып китте. Димәк, аңлашып яшиләр. Димәк, бә-хетлеләр!
Сый-хөрмәттән кинәнеп, рә-хәтләнеп кунак булып, кич утырып, кадерлеләремнең мәгънәле тормыш фәлсәфәсен тыңлап, апамның түшәк-ястыкны кабартып җәйгән урынында эреп йоклап та кит-кәнмен.
Таң алдыннан, иртәнге дүрт-ләрдә кисәк уяна торган гадәтем бар. Әле дә, уянып, күзләремне ачсам, апамның диван читенә килеп утырып, догалар пышылдавын күрдем. Хатип җизни чаршау артындагы караватта тигез генә мышнап йоклый, ә апам дога кабатлый. Ул, берсенә дә комачауламыйм дип, өй түрендәге диванда укынып утыра. Догаларын бу дөньядан күчкәннәргә багышлап, балалары, туганнарының исәнлеген сорап, изгелекләр теләгәннән соң, аның аерым сүзләрен ишетеп таң калдым. “Йә Раббым, рәхмәтлемен сиңа, карт көнемдә гомер юлларыма Хатибымны чыгарып куйганың өчен! Гомер буе бер җылы сүз ишетергә зар-интизар булып яшәдем, ир дигәнемнең мыскыллаудан башка сүзләрен дә хәтерләмим бит. Сугылмаган җирем калмады. Миннән алда үлсә, каберенә дә бармам дигән чакларым аз булмады. Башта балалар атасы дип түзсәм дә, соңыннан өметемне өздем. И Раббым, картлык көннәремә бәхетемне калдыр, тыныч картлык әйлә дип сорадым, рәхмәтлемен, теләгемне кабул иттең! Иркә караш, тәмле сүзләр ишеттерүче, карт көнемдәге те-рәгем, иптәшем – Хатибыма сә-ламәтлек, гомер бир. Тигезлектә шулай рәхәт картлык кичерсәк ярар иде. Чирләрдән, сырхаулардан сакла Хатибымны. Карт көнемдәге бәхетем – балаларым тәүфыйкълы, исән, шөкер, үземә дә бәхетемне карт көнемә ирештердең! Мең шөкермен сиңа, Раббым!” – дигән пышылдауларын ишетеп тагын да куандым.
Апам, балаларының атасына олы түземлек белән сабыр итеп яшәгән бит. Салыштыргалагач холыксыз икәнен белсәм дә, мәрхүм җизни апаны алай ук кимсетеп яшәгәндер дип уйламый идем. Кара, картлык көненә ничек риза апам. Хатип абый аңа бәхетле көннәр алып килгән ләбаса...
Апа, минем уянып, тыңлап ятканымны сизмәде. Учларын югары чөеп, амин тоткан мәлендә, тә-рәзәдән төшкән кар яктысы аның югарыга күтәрелгән ике кулына таң нуры булып, ныграк сарыла барды. Шул мәлдә Хатип абыйның: “Хәлимәкәй, ят, өшисең бит, иртә бит әле, йокла бераз”, – дигән хәстәрлекле сүзләре ишетелде. Картлыкта бер-береңә иптәш, сердәш булып, парлы булып яшәүдән дә зур бәхет бармы соң? Кеше бит мәңгелеккә килмәгән! Бәхетегез гомерле булсын, кадер-леләрем. Шушы уйларым белән мамык юрган җылысына оеп, тагын рәхәтләнеп йоклап киткәнмен.
Миләүшә ӘХМӘТҖАНОВА.
Борай районы.