Бер хатын туган көнендә инвалид баласының җанын кыйган.
Бердск шәһәрендә яшәүче 62 яшьлек Екатерина үзенең туган көнендә олы улын үтерергә карар кыла. Екатерина 39 ел дәвамында инвалид улын тәрбияли, сабый бала караган кебек карап тора. 2 мартта ул улын үтерергә маташа, аннары үз-үзенә кул сала. Инвалид ир-ат үлә, әни кеше үзе исән кала.
Екатеринаның ире өйгә кайтканда, хатыны да, улы да аңсыз ята, алар янында хушлашу хаты була. «Миша, гафу ит, без арыдык, шулай яхшырак булыр. Алешка үзе дә риза», — дип язган Екатерина. Әни кеше үзенең коточкыч гамәлен улына «бар проблемаларны хәл итү юлы шул» дип аңлаткан булуы ихтимал.
«Якынча версия буенча, 62 яшьлек хатын ДЦП белән авыручы 39 яшьлек улына бер уч көчле дарулар эчертә, аннары үз-үзенә кул сала», — дип сөйләгән «Комсомольская правда» сайтының хокук саклау органнарындагы үз чыганагы.
Кызганычка каршы, ашыгыч ярдәм табиблары инвалид ир-атны коткара алмый. Екатеринаның үзен дәваханәгә алып киткәннәр, хәзер аның гомере өчен табиблар көрәшә. Хатын аңына килгәч, аның янына тикшерүчеләр барачак, дип яза "Интертат".
Тикшерү комитеты «үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше ачкан. Хатын исән калган очракта, аңа үз гамәлләре өчен закон буенча җавап тотарга туры киләчәк.