+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
11 март 2021, 16:20

Гүзәл Уразованың кызына ни булган?

Җырчы бик борчыла.

Җырчы бик борчыла.
Гүзәл Уразова инде атнадан артык бәләкәй кызы белән дәваханәдә ята.
Ул сторис һәм Инстаграмда көннәре ничек узуы турында сөйләде.
- Сезгә яхшы көн телибез. Без инде сигезенче көн дәваханәдә. Исән-сау бул, кызым, - дип мөрәҗәгать итә ул сабыйга.
Уразова аларның дәваханәдә көне бик иртә башлана – иртәнге алтыда балага уколлар ясыйлар инде, дип белдерде.
- Безне кайчан чыгарачакларын әлегә әйтмиләр, - дип сүзен йомгаклады Гүзәл моңсу тавышы белән.
Җырчының йөзенә һәм кәефенә караганда, кызы сәламәтлеге белән бәйле проблемалар аркасында ул бик борчыла. Ариана белән нәрсә булганын ул әйтми.
Фото: инстаграм
Читайте нас