+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
11 март 2021, 05:35

Кызының йөкле икәнен белгәч...

14 яшьлек кызының өйдәшеннән йөккә узуын белгән ана инсульттан үлгән.

14 яшьлек кызының өйдәшеннән йөккә узуын белгән ана инсульттан үлгән.

Новосибирск өлкәсендә яшәүче бер ханым 14 яшьлек кызының өйдәшеннән йөкле булуын белгәч, баш миенә кан савудан үлгән. Ул кичерешләрен җиңә алмады, дип хәбәр итә "КП-Новосибирск".

Хатын ялгызы гына кызын ун ел буе тәрбияләгән, ә дүрт ел чамасы элек туган авылында гаилә төзергә теләгән ирне очраткан. Ул читтән килгән, гыйбадәтханә каршында яшәгән һәм кочегар булып эшләгән. Хатынны аның хөкем ителгән булуы, элек наркотиклар куллануы да туктатмый.

Әмма яңа тормышны да бәхетле дип булмый — ир өйләнми һәм тиздән янә алкоголь куллана башлый, кыерсыта яки хәтта өйдәшен тукмый ала. Хатын бар да җайга салыныр дип ышануын дәвам итә.

Кызга 14 яшь чагында бу бәндә аны тәүге тапкыр көчли. Бераздан кыз авырга уза. Моны белеп калган хатынга инсульт була һәм ул үлә.

Җинаятьче тотылган. Үсмер әбисе тәрбиясендә, аның баласын да ул караячак.

Фото: кп.ру
Читайте нас