+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 март 2021, 09:35

Машина поезд астына барып кергән

Бүген төнлә Мәләвездә коточкыч хәл булган.

Бүген төнлә Мәләвездә коточкыч хәл булган.

Тимер юл кичүендә җиңел автомобиль йөк поездына бәрелгән. ЮХХДИ идарәсе оператив мәгълүматлары буенча, авариядә 18 һәм 20 яшьлек ике егет зыян күргән.

Ачыклануынча, Мәләвез районында Мәләвез — Каран арасындагы 226нчы чакрымдагы юл аша чыгу урынында һәлакәт булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, "Kia Spectra" руле артындагы 18 яшьлек егет кичүгә светофорның тыелган сигналына чыгып, 76 йөк вагонын тартып барган магистраль тепловоз белән бәрелешкән.

"Авария нәтиҗәсендә ике пассажир зыян күрде. Тикшерү башланды, аның барышында юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм шартлары билгеләнәчәк", - диделәр республика Дәүләт автоинспекциясендә булган хәлләр турында.

Фото: башинформ
Читайте нас