Нефтекама шәһәреннән 16 яшьлек кыз Беренче каналга мөрәҗәгать иткән.
Ангелина Отраднова эчкече һәм наркоман әнисенә зарлана. Мария Фролованың биш баласы бар: Ангелина - иң өлкәне.
Хатынның өч баласы Ханты-Мансийскида икенче ире белән калган. Ангелина белән Святослав - беренче иреннән. Алар әниләре белән Нефтекамага кайтырга мәҗбүр булган. Шуннан бирле балаларның тормышы тәмугка әйләнгән. Яшәргә - урын, ашарга ризык юк.
Әниләре кайтканнан бирле төрле ирләр белән очраша, берсе белән яшәп тә караган. Анысы балаларны җәберләгән. Малайны карабодайга тезләндереп, урындык белән кыйнаган. Аннары бу ир боларны бөтенләй куып чыгарган.
Ангелина колледжда пешекчегә укырга кергән, шул рәвешле тулай торакта бүлмәсе бар. Ә менә Святослав күп вакыт урам буенда йөрергә мәҗбүр. Энесен кызганып, кыз программага мөрәҗәгать иткән.
Студиядә ана булган кеше бик битараф кына утырды. Аны, чыннан да, балаларының тормышы кызыксындырмый, әмма үзен начар әнигә исәпләми.
Бу программадан соң Нефтекаманың опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләренә катгый җавап тотарга туры киләчәк, чөнки Ангелина, әнисен ана хокукыннан мәхрүм итүләрен сорап, анда берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән булган. Ләкин алар баланың җан авазына колак салмаган...