+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 март 2021, 09:15

Ана хокукыннан мәхрүм ителерме?

Нефтекамада яшәүче 16 яшьлек кызның әнисен ана хокукларыннан мәхрүм итәргә теләвен язган идек инде.

Нефтекамада яшәүче 16 яшьлек кызның әнисен ана хокукларыннан мәхрүм итәргә теләвен язган идек инде.

Нефтекама мэры Ратмир Мәүлиев бу хәлгә аңлатма биргән.

"Кичә сезнең күбегез Беренче каналда "Мужское и женское" программасын карагандыр, дип уйлыйм. Кызганыч гаилә тарихы турында фикер алыштылар. Чыннан да, куркыныч хәл. Опека органнары, беренче чиратта, гаиләне саклап калырга теләгән. Тик, кызганычка каршы, барлык фактлар да исәпкә алынмаган", — дип аңлата ул опека органнары позициясен.

Мэр сүзләренә караганда, ул кыз белән очрашып сөйләшкән. «Әлегә нәтиҗәләр ясарга иртә. Тикшерәчәкбез. Тикшерү алып барыла, аннан соң барлык вазыйфа биләүче кешеләрнең гамәлләренә тиешле бәя биреләчәк», — дип язган Мәүлиев социаль челтәрләрдәге үз битендә.

Исегезгә төшерәбез, сүз Нефтекамадан биш бала анасы турында бара. Хатын балаларын тәрбияләү һәм тәэмин итү белән шөгыльләнми, эшләми, спиртлы эчемлекләр һәм наркотик белән мавыга. Моннан тыш, аның даими яшәү урыны юк, шуңа күрә 16 яшьлек кызы аны 14 яшьлек энесенә карата ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә тели. Аның тагын өч баласы әтисе белән Ханты-Манси автономияле округында яши. Нефтекама шәһәре хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлегенә берничә тапкыр мөрәҗәгать итүгә карамастан, хәзерге көнгә кадәр әнисе ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән, улы аның белән яши.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тиешле органнар тарафыннан тикшерү чаралары оештырылган.

Фото: башинформ
Читайте нас