+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 март 2021, 11:50

Сәер язу калдырып киткән

Уфада 27 яшьлек Дмитрий Васильевны эзлиләр.

Уфада 27 яшьлек Дмитрий Васильевны эзлиләр.

Ир өйдән кичә абыйсына һәм әнисенә сәер хат калдырып чыгып киткән.

«Еракка киткәнен язган. Эгоизмы өчен гафу үтенгән, бурычлары турында шалтыратсалар, трубканы алмаска кушкан, ә ахырда, безгә күченеп китәргә кирәк, дигән», — дип сөйли югалган ирнең туганы Денис Васильев.

Абыйсының сүзләренә караганда, декабрьдә Дмитрий барлык микрофинанс оешмалары белән исәп-хисап ясап, бурычларын япкан. Әмма чынлыкта барысы да башкача булырга мөмкин.

«Мөмкин булган барлык урыннарда һәм танышларда булдык һәм Диманың юкка чыгуы турында кисәттек. Ул беркайда да юк. Үзе белән паспорт һәм кесә телефоны алган. Әмма сүндереп куйган. Банк картасы өйдә калган", - ди Денис.

Туганнары полициягә аның югалуы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән инде. Ирне эзләү белән, шулай ук, «Лиза Алерт " эзләү-коткару отряды волонтерлары шөгыльләнә.

Кичә якынча берләр тирәсендә Дмитрий Черниковка авылындагы йортыннан чыккан. Соңгы тапкыр аны «Лопатино» җәмәгать транспорты тукталышында күргәннәр. Кара-зәңгәр джинсы, капюшонлы кара кофта, кара аяк киеме кигән була.

Дмитрий Васильевның кайдалыгын яисә аның турында нәрсә дә булса белүчеләрне полициягә (02 (102)) шалтыратуларын сорыйлар.

Фото: башинформ
Читайте нас