Уйламыйча кабул ителгән карар яшьләрнең язмышын челпәрәмә китерде.
Яныннан гына әтисе каты басып үтеп китте. Зөлфия, аның таң белән карайган йөзен күреп, йөрәге чәнчеп куйды. Башы әйләнде, күңеле болганды. Йөзен яшереп, әнисе йокы бүлмәсенә үтте. Кичә, әтиең белән сөйләшеп карармын, дигән иде, күрәсең, килеп чыкмагандыр. Әнә бит, тузынып йөри. Уф, нәрсә була инде. Өстәл артына утырдылар. Зөлфия күреп-сизеп тора, әтисе ачудан шартлардай булган, үзен чак тыеп тора.
– Уйнаштан туган балага минем өемдә урын юк! – дип акырды һәм авыр йодрыгы белән өстәлгә сукты, аш түгелде, идәнгә калак шалтырап төште. – Кара, дип күпме әйттем мин сиңа! Акча тап, дәваханәгә үзең алып бар! Син мине әллә эштән кудыртырга итәсеңме? Ул бит безнең барыбызны да тырнак белән чебен сыткан сыман изеп куячак! Смотри! Үзенә дә, хатынына да эндәшмә! Малайларын яклаячаклар.
Тимурны әйтә инде, Тимерҗанны. Яңа елдан дуслашып йөриләр иде. Үзе быел авыл хуҗалыгы институтына укырга керде, Зөлфиягә – техникумда тагы ике ел укырга...
– Таһир, кабаланмыйк, чак кына көтик... – Әнисе инәлде, юк, инәлмәде, кызганыч тавыш белән елады.
– Нәрсәсен көтәсез? Туй машиналары белән килеп төшүләренме? Шатлыкларыннан кочаклап алуларынмы? Булмаячак! Мин аларны беләм, борылып та карамаячаклар. Әле ничә атна? – Әти кеше чак кына тынычлангандай итте.
– Өч атна... – диде әнисе калтыранган тавыш белән.
– Өч атна?.. Как раз өлгерәсез. Бүген үк алып бар, югыйсә, үзем тотынам. Бәйләп алып барып салам. Сезнең аркада мәсхәрәгә төшеп, эшсез каласым юк.
Тимурның әтисе район хакимияте башлыгы урынбасары булып эшли. Туры килүен әйт, Зөлфиянең әтисе бер бүлектә төзелеш өчен җавап бирә. Эш буенча еш кына бәхәсләшеп алырга туры килә икән. Әтисенең эше авыр, үзе дә авыр кеше, юкка гына кызып бара, вазыйфасын югалтудан да курка.
Таһир ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Зөлфия тәмам каушады, үкереп елап җибәрде. Әнисе кызын кочагына алды:
– Уф, кызым, Тимур белән сөйләшеп карадыңмы соң? Мин бит аны ипле генә егеткә охшаткан идем. Әнисенә-әтисенә әйтеп карамаганмы? – диде, еламсырап.
– Әнисенә әйтергә курка...
– Башка әмәл юк, кызым, әйдә, кузгалыйк, сиңа укып бетерергә кирәк. Әтиең болай да тузынды. Кичкә калмыйк.
– Әни, әнкәем! Минем барасым килми!
– Әйтте бит, нәрсә көтәсең? – Әнисенең тавышы катыланды. –Тиз бул, киен! Борчылма, беренче тапкыр гына кыен була ул.
Озак киенделәр, кыз, җәзага барган хөкем ителүче сыман, тагы бер тартылды, укшып алды, елап җибәрде.
Кич белән әтисе килеп кергәч тә:
– Бардыгызмы? – дип каты әндәште.
– Әнә ята, такси белән чак алып кайттым.
Таһир, ышанмаган сыман, үрелеп, кызны карады һәм тынычлангандай булды.
Шул вакыт базнатсыз гына итеп ишек кыңгыравы зеңләде. Ипле генә шакып та алдылар. Таһир, авыр атлап, тимер ишекне ачты.
– Сезгә мөмкинме, Таһир Гыймранович? – Гафу итегез, алдан әйтеп тормадык инде.
Ишектә Тимурның әтисе һәм әнисе күренде.
– Саумысыз, хәерле кичләр булсын! – Тимурның әнисенең тавышы йомшак кына икән.
– Үтегез, үт!.. Әнисе, чык әле... Безгә кунаклар килгән.
– Кунак, дип инде... Яшьләр мәшәкате белән йөрибез. – Тимурның әтисе күңелле генә итеп көлеп җибәрде.
– Тимурның әтисе белән әнисе булабыз без, – дип әнисе кушылып көлде. – Мәшәкать, дип куркытма әле, шул да
булган мәшәкать. Тормыш бит, төрле чаклар була. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Әгәр яшьләр кушылган икән, без каршы түгел.
– Әллә каршы булыр идеңме? Синнән сорап тордылар, ди. – Тимурның әтисе һич икеләнүсез тунын, ботинкаларын салды. – Әйе, балигъ булганнар, язмышларын хәл итик. Тимерҗан улым, кайда чәчәкләр?
– Әти, менә... – Тимерҗан зур гына гөлләмә китереп чыгарды.
– Бәй, нигә миңа сузасың? Зөлфиянең әнисенә бир. Ә Зөлфия үзе кайда? Әллә дәрестән кайтып өлгермәдеме?
Таһир өтәләнде, кайда басарга белмәде, Зөлфия ягына үрелеп карады.
– Кая, безнең киленне күрсәтегез әле... Фотосын күргәнебез бар. Бүген Тимерҗан әйткәч, тәүдә аптырадым да калдым. Эндәшми йөргән бит әле хәйләкәр малай. Әйдә, сөйләшеп-килешеп, вакытында туен үткәреп куйыйк. Булмаса, Зөлфиянең үзен чакырыгыз.
Кызның әнисе, өтәләнеп, Зөлфия янына килде.
– Зөлфия, кызым,
ишетәсеңме? Безгә килгәннәр...
Караватта яткан кыз чак кына кыймылдады, калкынырга иткәндәй булды һәм көч-хәл белән торып утырды.
Әтисе үзалдына сөйләнгәндәй:
– Зөлфия, тор, әнә сиңа килгәннәр, – дип мыгырдады.
Кыз акрын гына торды, ике куллап караватның башына ябышты һәм кып-кызыл булып шешенгән җансыз, битараф күзләрен Тимурның әтисе белән әнисенә төбәде, бер кулы белән чәчләрен җыярга теләгән иде, алары, тузылып, тагын битен каплады.
– Уф, Ходаем, әллә Зөлфия чирлиме? – Тимурның әнисенең тавышы калтырады. – Табиб чакырмадыгызмы?
– Чакырмадык, – диде Зөлфиянең әнисе. – Сез – соңладыгыз, без – ашыктык, шикелле...
Карават башына кушкуллап ябышып торган кыз икегә сынгандай булды һәм урынга яңадан ауды.
– Әни, минем башым әйләнә...
Кунаклар, нәрсә эшләргә белмәгән сыман, урыннарында таптанды.
– Юкка ашыккансыз... – Тимурның әтисенең үкенечле тавышы калтыранды, ярдәм көткәндәй, бер хатынына, бер улына карады. – Ярый, кайтыйк булмаса. Гафу итегез, сезне юкка борчыдык шикелле...
Рәиф МәүлиткУлов.